Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, село Большая Атня, улица Б.Зиганшина, дом 87 |
Телефон: | +7(843)-692-13-10;+7(843)-692-13-11 |
E-Mail: | STex.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая" |
Руководитель: | Гарипова Резида Масхутовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 492 |
У нас учат: | 40 |
Новости Атнинского техникума
WorldSkills Kazan 2019 әләме Әтнәдә
Опубликовано: 22.06.201920 июнь көнне Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов WorldSkills Kazan 2019 әләмен кабул итте. Әлеге чара Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр көне" кысаларында узды.
"Һөнәрле кеше – ул бай кеше. Нәкъ менә WorldSkills кысаларында Һөнәрле кешегә игътибар нык арта. Моны без үзебезнең районыбыз мисалында да яхшы аңлыйбыз. Яшьләребезнең һөнәргә тартылуын күреп, WorldSkill бәйгеләрендә катнашып, беренче урыннар яулауларына сөенәбез..."- дип, Айрат Фәнил улы әлеге бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребезгә бүләкләр тапшырып, рәхмәтен җиткерде. Беррәттән Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионатының әһәмиятенә тукталып, аны районыбыз эшчәнлеге белән бәйләде. Иң тәэсирлесе WorldSkills Kazan 2019 әләменә Әтнә гербын уналтынчы район булып беркетү булды.
Бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршысында узган чара да WorldSkills Kazan 2019ның талисманнары — Алмаз белән Алтынның катнашуы да бәйрәмгә нур өстәде. Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре. Яшьлек, дуслык һәм акыл ияләре буларак сурәтләнеп, Чемпионатның "Киләчәк синең кулыңда" девизын кулланып яшәүчеләр.
Оештыру комитеты тарафыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовка чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты да тапшырылды.
Источник: http://atnya-rt.ru/
К списку новостей