• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, село Большая Атня, улица Б.Зиганшина, дом 87
Телефон: +7(843)-692-13-10;+7(843)-692-13-11
E-Mail: STex.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"
Руководитель: Гарипова Резида Масхутовна
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 492
У нас учат: 40

Новости Атнинского техникума

Техникумда – “профессорлар десанты”

Опубликовано: 16.03.2016

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең укытучылар составы – ректор җитәкчелегендә бер төркем профессорлар булып китте.

Кунакларны яңартылып ятучы авыл хуҗалыгы техникумында район башлыгыГабделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов һәм уку йорты директоры Айрат Фәнил улы Каюмов каршы алды. Ни дәрәҗәдә мөһим булуын, чарада “Россия 1 – ГТРК “Татарстан”, “ТНВ” телевидение каналлары вәкилләре булу да дәлилли.

Кунакларның төп максаты – Әтнә терлекчелеге белән якыннан танышу; техникумда авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү процессы һәм кайбер күмәк хуҗалыкларда практик эшчәнлек белән танышу иде. Күргәннәрдән исә, күпне күргән профессорлар да хәйран калдылар...

Биредә Әтнә районы һәм академия арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салдылар. Ә район башлыгына уку йортының “Почетлы профессоры” исеме бирелде.

Ветеринар академия ректоры Рөстәм Хәмит улы Равилов студентлар белән очрашу вакытында:

- Без күпмедер дәрәҗәдә сездән көнлибез хәтта. Безнең уку йортының да бу дәрәҗәдә үк җиһазлары юк. Монда белем алу дәрәҗәсе, аңлавымча, бик югары...

Предприятиеләр оештыру һәм икътисад кафедрасы мөдире Марс Шарифович Алиев:

- Монда озын, озак сөйләп тору урынсыз. Кыскасы, мин гаҗәпләндем һәм сокландым.

Биология һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире Азат Миргасим улы Алимов:

- Европаның бик күп илләрендә булганым, алардагы терлекчелек белән якыннан танышканым, сокланганым бар. Шул дәрәҗәдәге терлекчелекне үзебездә күреп ихлас куандым.

Тукландыру кафедрасы доценты Султан Фатыйх улы Шәйдуллин:

- Терлекчелек өлкәсендәге яңалыкларга сокландым, әлбәттә сездә база да бик нык.

Кадрлар бүлеге җитәкчесе Тәслимә Готыф улы Сибагатуллина:

- Бәхәссез, монда теоретик та, практик та базалар бик күпләргә үрнәк булырлык... Студентларга гына түгел, профессорлар өчен дә!

 



К списку новостей