• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе "Спорт мәктәбе"

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б
Телефон: +7(843)-692-10-21
E-Mail: sport.atnya@mail.ru
Министерство: Министерство спорта Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Спортивная школа" Атнинского муниципального района
Тип УДО: Спорт
Руководитель: Шарафиев Радик Ирекович
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 287
У нас учат: 13

Новости ОУ

Россия чаңгы юлы

Опубликовано: 12.02.2017

Бүген, 11 февраль көнне, Олы Әтнә авылының техникум бинасы каршындагы чаңгычыларны күреп кем генә сокланмагандыр. Олысы- кечесе, хәтта Әтнәгә кунакка кайтучылар, алар арасында 10 яшьлек Азалия дә бар иде, Казаннан кайтып чаңгыга басты. "Россия чаңгы юлы" дип язылган плакатлар, "Бердәм Россия" " флаглары, өстәвенә талгын гына ишетелгән музыка, кояшлы көн иртәдән кәефләрне күтәрде. Әтнәдә аның кадәр чаңгычы бардыр дип башыма да килмәгән иде, монысына бергәләп сәендек. Катнашучыларның исемлеген алгач, әлеге чараны ачып җибәргән хакимият вәкиле Хәмит абый Галимҗанов сәламләде, "Бәлки буген тәүге тапкыр чаңгыга басучылар да булгандыр, гомерле, дәвамлы булсын. Яшәү рәвешебез сәламәтлекне әнә шулай кайгыртуны сорый", - диде ул.

    Яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев чаңгы шууның тәртипләрен аңлаткач, спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшинның киңәшләрен тыңлаганнан соң, чаңгычылар "Старт"ка басты. Хатын-кызлар 1км 300 метрлы дистанцияне - бер тапкыр, ир-егетләр ике тапкыр әйләнергә тиеш булдылар. Карап озаттык, сокланып каршы алдык. Берсе дә сынатмады. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләдек.

Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре белән сертификатлар тапшыргач, бергәләп фотога төштеләр. Әле таралганчы да байтак вакыт үтте. Зарыккан булганбыз ахыры... 


Источник: http://www.atnya-rt.ru

К списку новостей