Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе "Спорт мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б |
Телефон: | +7(843)-692-10-21 |
E-Mail: | sport.atnya@mail.ru |
Министерство: | Министерство спорта Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Спортивная школа" Атнинского муниципального района |
Тип УДО: | Спорт |
Руководитель: | Шарафиев Радик Ирекович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 287 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе "Спорт мәктәбе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Кыш Бабай призына корэш ярышы 28.12.2019
28 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2005 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына ачык көрәш ярышлары узды. Ярышлар Таң авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һэм спорт мәктәп ярдәме белән үткәрелде. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча, Балтач, Теләче, Зеленодольск, Кукмара , Югары Ослан районнарыннан 120 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча һәр үлчәү категориясендэ 1, 2, 3 урын алган егетлэр медаль, грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан һәрбер балага Кыш Бабай бүләкләр таратты.
28 декабря в спортивном зале Новошашинской школы прошли открытые соревнования по борьбе Корэш среди юношей 2005 года рождения и моложе на призы Деда Мороза. Соревнования проходят традиционно каждый год при финансовой поддержки СХПК “Тан”. В соревнованиях участвовали 120 борцов из Атнинского, Балтасинского, Высокогорского, Арского, Тюлячинского, Кукморского, В.Услонского муниципальных районов. По итогам соревнования в каждой весовой категории борцы занявшие 1,2, 3 места награждены медалями, грамотами и денежными призами. Каждому участнику соревнования Дед Мороз подарил новогодние подарки.
-
21.12.2019 21.12.2019
21 декабря 2019 г. в спортивном зале КСК АШЫТ прошли соревнования по волейболу среди юношей образовательных учреждений Атнинского муниципального района, в зачет XIV Спартакиады. Всего в соревнованиях участвовало 12 команд из общеобразовательных школ и АСХТ 108 участников. Призовые места среди средних общеобразовательных школ и АСХТ заняли: 1 место – Кунгерская СОШ, 2 место - АСХТ, 3 место – Большеатнинская СОШ; среди основных общеобразовательных школ 1 место- Большеменгерская ООШ, 2 место-Нижнекуюкская ООШ, 3 место-Новошашинская ООШ. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами и медалями, команды занявшие 1 места награждены переходящим кубком.
2019 елның 21 декабрендә АШЫТ мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында егетләр арасында волейбол ярышы булып узды. Ярышта барысы гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм техникумнан 12 команда 108 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны Күңгәр мәктәбе, 2 урынны - АСХТ, 3 урынны-Олы Әтнә мәктәбе; төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны - Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урынны -Түбән Көек мәктәбе, 3 урынны-Яңа Шашы мәктәбе укучылары алдылар. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, 1 урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.
-
16.12.2019
14 декабря в спортивном зале МБУ СШ «Арча» прошло открытое Первенство Арского муниципального района по корэш среди юношей 2004-2007 г.р. на призы директора ООО ТД «Айракс». Всего в соревнованиях участвовали примерно 120 юных борцов. Наша команда заняла II место. Личные места в своих весовых категориях заняли: Зиннатуллин Даиль-1 место, Саляхутдинов Раяз – 2 место, Саетгараев Тимур – 2 место, Сафин Расим -3 место. Тренер – Шарафиев Радик Ирекович.
14 декабрьдә «Арча» спорт мәктәбенең спорт залында 2004-2007 елда туган яшүсмерләр арасында «Айракс» сәүдә йорты директоры призына көрәш буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда барлыгы 120гә якын яшь көрәшче катнашты. Безнең команда II урынны яулап кайтты. Шәхси үлчәү категорияләрендә: Зиннәтуллин Даил-1 урын, Сәләхетдинов Раяз – 2 урын, Сәетгәрәев Тимур – 2 урын, Сафин Рәсим -3 урын яуладылар. Тренер-Шәрәфиев Радик Ирек улы.
-
07.12.2019
07 декабря 2019 года в спортивном зале Наласинской СОШ прошло открытое Первенство Арского муниципального района по корэш среди юношей 2002-2003 г.р. и моложе, на призы АФ «Игенче». Команда нашего района успешна выступила на соревнованиях и заняла II место. Наши воспитанники спортивной школы в своих весовых категориях заняли: Филатов Айзат, Фомин Рифат 1 места, Саляхов Ильнар, Закиров Халим, Мухаметзянов Ильсаф заняли 2 места, Зиннатуллин Даиль, Бариев Даниль заняли 3 места в своих весовых категориях. Тренер – Шарафиев Радик Ирекович.
2019 елның 7 декабрендә Наласа урта мәктәбенең спорт залында 2002-2003 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында АФ «Игенче» призына корэш буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге ярышы булып узды. Безнең район командасы ярышта уңышлы чыгыш ясап II урынны яулады. Спорт мәктәбе укучылары үзләренең авырлык категорияләрендә: Филатов Айзат, Фомин Рифат 1 урын, Сәлахов Илнар, Закиров Хәлим, Мөхәммәтҗанов Илсаф-2 урын, Зиннәтуллин Даил, Бариев Данил-3 урыннарны яуладылар. Тренерлары-Шәрәфиев Радик Ирек улы.
-
01.12.2019
С 28 ноября по 01 декабря 2019 г. в спортзале "Юность" п.г.т. Аксубаево прошли игры Первенства Республики Татарстан по волейболу среди юношей 2005-06 г.р.
17 команд юношей на предварительном этапе были поделены на 5 подгрупп, в которых сыграли в круг между собой. Затем 8 команд : 5 команд, занявших первые места, и три лучшие команды, занявших вторые места в подгруппах, по олимпийской системе определили победителей и призеров Первенства РТ.
В результате проведенных игр наша команда Атнинского района заняла третье место ( тренер команды Вагапов Альфред Азатович). Поздравляем команду с победой и пожелаем им дальнейших успехов!
2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр Аксубайда "Юность" спорт залында 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.
Беренче этапта 17 команда 5әр төркемгә бүленде, алар үзара әйләнештә уйнап чыктылар. Аннан соң беренче урыннарны алган 8 команда һәм подгруппаларда икенче урын алган өч иң яхшы команда олимпия системасы буенча ТР Беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде.
Үткәрелгән уеннар нәтиҗәсендә безнең Әтнә районы командасы өченче урынны алды ( команда тренеры Ваһапов Альфред Азат улы). Команданы җиңүе белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
15.11.2019
С 1 по 13 ноября 2019 года базе загородного санатория "Циолковский", расположенного в поселке Светлое поле Красноярского района, прошло XVIII первенство Приволжского федерального округа по шахматам. В нем принимали участие мальчики и девочки до 11 и 13 лет, юноши и девушки до 15, 17 и 19 лет, которые сыграли в турнире по классическим и быстрым шахматам, в блицтурнире и в соревнованиях по решению шахматных композиций. На торжественной церемонии открытия директор турнира, вице-президент федерации шахмат Самарской области Станислав Янушевский зачитал приветствие президента федерации шахмат ПФО и Самарской области, депутата ГосДумы Евгения Серпера к участникам соревнований, которые уже в седьмой раз подряд проходят в Самарской области и на базе санатория "Циолковский". И отметил, что в этом году на турнире установлен рекорд — в первенстве ПФО участвуют 526 юных шахматистов в пяти возрастных категориях из всех 14 субъектов ПФО. Воспитанница нашей спортшколы Мифтахова Азалия Радиковна заняла третье место в конкурсе по решению шахматных композиций и вернулась с наградами. Тренер Шакиров Раил Гамилович.
2019 елның 1-13 ноябрендә Красноярск районының Якты кыр бистәсендә урнашкан "Циолковский" шәһәр яны санаториясе базасында шахмат буенча XVIII Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда 11 һәм 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 15, 17 һәм 19 яшькәчә егетләр һәм кызлар классик һәм тиз шахмат буенча турнирда, блицтурнирда һәм шахмат композицияләрен чишу буенча ярышларда катнаштылар. Самара өлкәсенең шахмат федерациясе вице-президенты, турнир директоры Станислав Янушевский Самара өлкәсе һәм Идел буе федераль округы шахмат федерациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Серперның инде җиденче тапкыр Самара өлкәсендә һәм "Циолковский"санаториясе базасында узган ярышларда катнашучыларга сәламләвен юллады. Идел буе федераль округы беренчелегендә Идел буе федераль округының барлык 14 субъектыннан 526 яшь шахматчы катнашты. Безнең спорт мәктәбе укучысы Мифтахова Азалия Радик кызы шахмат композицияләрен чишу буенча бәйгедә өченче урынны алып, бүләкләнеп кайтты. Тренеры Шакиров Раил Гамил улы.
-
10.11.2019
10 ноября 2019г. в спорткомплексе «Зилант» прошло открытое первенство Кукморского муниципального района по волейболу среди юношей 2007-2008 г.р.
В соревнованиях приняли участие 5 команд. Наша команда заняла 3 место. Тренер команды Ахметов Ильдар Наилевич. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами, медалями и призами.
10 ноябрь көнне «Зилант» спорткомплексында 2007-2008 елгы егетләр арасында волейбол буенча Кукмара муниципаль районы беренчелеге булып узды.
Ярышларда 5 команда катнашты. Безнең команда 3 нче урынны яулап кайтты. Команданың тренеры Әхмәтов Илдар Наил улы. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.
-
02.11.2019
02 ноября 2019 года в УСЗ «Биектау» состоялся V республиканский турнир по борьбе «Корэш» среди юношей 2001-2003 г.р., посвященный памяти 8-ми кратного чемпиона России и 13-ти кратного чемпиона РТ, Заслуженного мастера спорта Данила Галеева. Всего в соревнованиях участвовало 19 команд примерно 100 юных борцов. Воспитанники тренера Шарафиева Радика Ирековича Гилазов Адель занял 2 место в весовой категории 55 кг., Фомин Рифат занял 3 место в весовой категории 90 кг., Закиров Халим в весовой категории 60 кг., Зиннатуллин Даиль в весовой категории 65 кг., Мухаметзянов Инсаф в весовой категории св.90 кг. заняли 4 места.
2019 елның 2 ноябрендә «Биектау» спорт комплексында 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында 8 тапкыр Россия чемпионы һәм 13 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галеев истәлегенә багышланган V Республика турниры булып узды. Ярышларда барлыгы 19 команда, якынча 100 яшь көрәшче катнашты. Тренер Шарафиев Радик Ирек улы белән шөгыльләнүче көрәшчеләр Гилазов Адель-55 кг авырлык категориясендә 2 урын, Фомин Рифат- 90 кг. авырлык категориясендә 3 урын, Закиров Хәлим-60 кг, Зиннәтуллин Даил-65 кг, Мөхәммәтҗанов Инсаф-90 кг авырлык категориясендә 4 нче урынны яуладылар.
-
31.10.2019
30 октября 2019 г. в спортивном зале КСК АШЫТ состоялось соревнования по бадминтону среди учащихся Атнинского муниципального района, в зачет XIV Спартакиады. Всего в соревнованиях участвовало 12 команд из общеобразовательных школ и АСХТ. Призовые места среди средних общеобразовательных школ и АСХТ заняли: 1 место – Кунгерская СОШ, 2 место – Берескинская СОШ, 3 место – АСХТ; среди основных общеобразовательных школ 1 место- Большеменгерская ООШ, 2 место-Нижнекуюкская ООШ, 3 место-Новошашинская ООШ. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами и медалями, команда занявшая 1 места награждена переходящим кубком.
2019 елның 30 октябрендә «Ашыт» мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышта барлыгы 12 мәктәп һәм техникум командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны Күңгәр мәктәбе, 2 урынны Бәрәскә мәктәбе, 3 урынны техникум командасы яулады, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Олы Мәңгәр, 2 урынны –Түбән Көек, 3 урынны Яңа Шашы мәктәпләре алдылар. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән, 1 урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.
-
21.10.2019
18 октября 2019 г. в спортивном зале КСК АШЫТ состоялось соревнования по настольному теннису среди учащихся Атнинского муниципального района, в зачет XIV Спартакиады. Всего в соревнованиях участвовало 12 команд из школ и АСХТ. Призовые места среди средних общеобразовательных школ и АСХТ заняли: 1 место – АСХТ, 2 место – Кунгерская СОШ, 3 место – Берескинская СОШ; среди основных общеобразовательных школ 1 место- Большеменгерская ООШ, 2 место-Новошашинская ООШ, 3 место-Кушарская ООШ. Победители и призеры соревнований были награждены грамотами и медалями, команда занявшая 1 места награждена переходящим кубком.
2019 елның 18 октябрендә «Ашыт» мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышта барлыгы 12 мәктәп һәм техникум командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Күңгәр мәктәбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Олы Мәңгәр, 2 урынны -Яңа Шашы , 3 урынны Күшәр мәктәпләре алдылар. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән, 1 урын алган команда күчмә кубок белән бүләкләнде.