Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskubyan.Atn@tatar.ru, gulfija.shagidullina2012@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 36 воспитанников |
У нас учат: | 3 педагога |
Новости МБДОУ "Кубянский детский сад"
Җылы очрашу/ Встреча ветеранами детского сада
Опубликовано: 13.04.20232023 ел –Остаз һәм педогог елы.
13 апрель көнне бакчабызда гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм ветеран бакча хезмәткәрләре белән җылы очрашу булып узды.
30 елдан артык тәрбияче, бакча мөдире булып эшләгән хөрмәтле Галиева Сәвия апа, шул чорларда балалаларны тәмле ризыклары белән сыйлаучы пешекче булып эшләгән Халитова Нурсия апабыз, озак еллар балаларны карауда зур өлешен керткән, шушы бакчадан лаеклы ялга чыккан Хасбиуллина Фәүзәрия апалар килделәр. Күәм балалар бакчасы тарихы зур, анда кемнәр генә эшләмәгәннәр дә, ничәмә- ничә бала тәрбияләнмәгән.
Кунакларыбыз балалар бакчасы бусагасын атлап керүгә үк заманча җиһазландырынган, бар нәрсәнең барлыгына бик куандылар. Ә бит алар юклык заманында эшләгәннәр, юкны бар итеп булдырган олы шәхесләр.
Бүгенге очрашу чын мәгънәсендә җылы атмосферада үтте. Күпме истәлекләр , хатирәләр барланды, кунакларыбыз үзләрене белән шул чорларда эшләгән һәрбер хезмәткәрне фотолардан танып, күңелле вакытларны күңел дәфтәрләреннән искә төшереп хәтерләрен яңарттылар. Бернәрсәдә онытылмый –бар да истә-диләр алар.
Без үз чиратыбызда хөрмәтле кунакларынбызга концерт номерлары, борынгы йола аулак өйдән күренешләр әзерләдек, кадерле тере ядкәрләребез белән фотолар ясадык, чәйләр эчтек. Үзләре дә буш кул килмәгәннәр күп итеп сабыйларыбызга күчтәнәчләр белән килгәннәр, олы рәхмәт алаларга.
Бу бәйрәмнән үзебездә , кунакларыбыз да бик канәгать калдык. Әле күңелдә күпме түгеләсе хатирәләр, сорап, белеп каласы килгән сораулар калды. Мондый очрашулар соңгысы булмасын, кадерле ветераннарыбызга Ходай Тәгалә озын гомер, саулык сәламәтлек , тыныч картлыклар насып итсен иде.
Сегодня в нашем детском саду прошла мероприятие встреча с ветеранами детского сада.
К списку новостей