Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
3 көн. Иминлек көне. 03.06.2015

Бүген лагерьда ял итүчеләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багыланган рәсем конкурсында катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар һәм тәбигаттә күңелле уеннар уйнадылар.
-
2 көн. Лагерьне ачу тантанасы. 02.06.2015

Лагерь тантаналы линейкадан башланып китте. Аннары сон укучылар "каюта"ларга таралып, сайлаулар үкәрделәр. Шулай ук көн дәвамында "Минута славы" конкурсы, дару үләннәре җыю, футбол уены үтте.
-
"Ал җилкәннәр" исемле мәктәп яны лагере ачылу. 1 көн. Балаларны яклау көне. 01.06.2015

Бүген "Ал җилкәннәр" исемле мәктәп яны лагере эшли башлады. Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан, күңелле уеннар үткәрелде.
-
"Дуслык" учагы... 30.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Дуслык" учагында үткәрелгән ярышларда мәктәбебезнең командасы III нче урынга лаек булды. Шулай ук "Салют, Победа" отчет-презентация" номинациясендә I урын, "Топографическая карта" , "Оказание первой медицинской помощи" номинацияләрендәсендә II урын яулады. Котлыйбыз аларны!
-
4 сыйныфта чыгарылыш кичәсе «Хуш,башлангыч мәктәбем!» 25.05.2015

Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне
Онытмыйча искә алырсың.
Ә син безнең йөрәк түребездә
Гүзәл мизгел булып калырсың.Бүген 4 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булып узды. Сыйныф җитәкчесе Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы.
-
"Соңгы кыңгырау-2015" 23.05.2015

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч көн – "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Хәзер аларны алда имтиханнар һәм чыгарылыш кичәсе көтә. Бүгенге бәйрәмнәр исә бик матур уздырылдылар, көне дә кояшлы һәм җылы булды. Укучылар һәм укытучылар барысыннан да канәгать калдылар.
-
Җиңү-70. Бөек Ватан сугышы темасына кинофильм карау 22.05.2015

Укучыларыбыз, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Андрей Голубевның "Чаклун и Румбо" исемле кинофильмын карадылар.
-
Җәйге каникуллар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау 18.05.2015

Җәйге каникуллар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау максатыннан, мәктәбебез укучылары белән очрашу үтте. ГИБДД начальнигы , янгын бүлекчәсе инспекторы, участок инспекторы кагыйдәләрне искә төшереп киттеләр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы имтиханнарында уңышлар теләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Пляж волейболы ярышы 15.05.2015

Мәктәбебезнең укучылар командасы, район күләмендә үткән пляж волейболы ярышында ,II урын яулады.
-
Түгәрәкләр оешчанлыгы күргәзмәсендә катнашу 15.05.2015

Мәктәбебез, районда үткән түгәрәкләр күргәзмәсендә катнашты. Тарих укытучысы Сафаров Рубис Идрис улы, "Терморезка" дип аталган иҗади эше буенча грамота белән бүләкләде.









