Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б. |
| Телефон: | +7(843)-692-11-67 |
| E-Mail: | atndshi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "АДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Абдуллина Лейля Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 281 |
| У нас учат: | 17 |
Все новости ОУ
Веселые старты в лагере "Чулпан"
Опубликовано: 13.08.2026
13 август көнне Әтнэ балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә «Күңелле стартлар» уздырдылар. Бу спорт бәйрәме барыбызга да зур шатлык, күтәренке кәеф бүләк итте!
Балалар командаларга бүленеп, чын спортчылардай кызыклы эстафеталарда катнаштылар: йөгерү, сикерү, туп, һәм обруч белән уеннар. Аларның йөзләрендәге елмаю, бер-берсенә ярдәм итүләре, команда рухы — боларның барысы да күңелне җылытты. «Күңелле стартлар» барышында балалар үзләрен бер зур спорт гаиләсе итеп хис иттеләр. Эстафеталар шаян көйләр белән үрелеп барды, ә укытучылар үз чиратында, балаларга вакытны файдалы һәм күңелле уздырырга ярдәм итәргә тырыштылар.
Рәхмәт балаларга активлыклары, дуслыклары һәм шат кәефләре өчен!
#ЧулпанЛагерь #КүңеллеСтартлар #СәнгатьМәктәбе #БалаларБәйрәме #СпортҺәмИҗат #ТатарстанЛагерьлары#летовтатарстане
К списку новостей








