Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б. |
| Телефон: | +7(843)-692-11-67 |
| E-Mail: | atndshi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "АДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Абдуллина Лейля Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 281 |
| У нас учат: | 17 |
Все новости ОУ
Электронная доска почета
Опубликовано: 11.08.2026Татарстанда рәсми рәвештә Электрон Мактау Тактасы эшли башлады. Бу проект Татарстан Рэисе Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә оештырылды. Аның максаты — республика үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ияләренең исемнәрен мәңгеләштерү.
Электрон тактаның адресы — gordost.tatar.ru. Анда һәр лауреатның фотографиясе, исеме һәм кыскача биографиясе урнаштырылган.
Безнең Сәнгать мәктәбе укытучысының Сафиуллина Финә Рәис кызы да бу мактаулы исемлеккә керүе — зур горурлык! 
Ул күп еллар дәвамында балаларга сәнгать серләрен ача, аларның талантын үстерә. Аның хезмәте республика күләмендә бәяләнде. Бу уңыш — тырышлыкның, балаларга мәхәббәтнең һәм чын осталыкның нәтиҗәсе.
Сез дә Электрон Мактау Тактасы белән таныша аласыз. Анда республикабызның иң яхшы укытучылары, табиблары, инженерлары, аграрийлары һәм мәдәният хезмәткәрләре турында мәгълүмат бар.
Сәнгать мәктәбе укытучысы Финә Рәисовнаны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез — безнең горурлыгыбыз! 
#ЭлектронлыМактауТактасы #Татарстан #СәнгатьМәктәбе #Укытучы #Горурлык #Мәгариф
К списку новостей








