• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б.
Телефон: +7(843)-692-11-67
E-Mail: atndshi@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "АДШИ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Абдуллина Лейля Рустамовна
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 281
У нас учат: 17

Все новости ОУ

Мастер-класс "Милли хэрэкэт"

Опубликовано: 05.08.2026

☀5 август көнне Әтнэ балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Бариев Булат Марат улы, “Чулпан” ял һәм сәламәт­ләндерү лагерендә Милли хәрәкәт" дигән мавыктыргыч мастер-класс уздырды.
Укытучы балаларны бию сәнгатенең серләре белән таныштырды һәм аларның иҗади сәләтен ачуга ярдәм итте.

Мастер-класс биюнең нигез хәрәкәтләрен өйрәнүдән башланды. Укытучы балаларга хореографиянең әһәмияте, аның кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Дәрес барышында катнашучылар төрле бию элементларын, аларның дөрес башкарылуын үзләштерделәр.

Аерым игътибар милли биюләргә юнәлтелде. Балалар татар халык биюләренең гүзәл дөньясына төшенделәр, аларның нигез хәрәкәтләре белән таныштылар. Укытучы аларга хәрәкәтләрнең аңлатылышын, аларның мәгънәсен һәм башкару үзенчәлекләрен күрсәтте.

Мастер-класс балаларның иҗади үсешенә, хәрәкәтләрне координацияләү сәләтенә уңай тәэсир итте. Ләкин иң мөһиме - балалар бию аша үз мәдәниятләрен яңача ачтылар, милли хәрәкәтләрнең матурлыгын һәм байлыгын тойдылар.

 

Бу очрашу балалар өчен чын бүләк булды! Алар зур теләк белән өйрәнделәр, биеделәр һәм күп яңа белемнәр алдылар.
#летовтатарстане
#адши
#этнэсэнгатьмэктэбе



К списку новостей