• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б.
Телефон: +7(843)-692-11-67
E-Mail: atndshi@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "АДШИ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Абдуллина Лейля Рустамовна
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 281
У нас учат: 17

Все новости ОУ

Сәнгать мәктәбендә отчет концерты

Опубликовано: 12.05.2018

Концертны данлыклы “Әтнә көе” белән “Тургай” инструменталь ансамбле ачып җибәрде. Оста башкаралар, джаз уйнауларын да тамашачы бик яратып кабул итте. Укучы балалардан шундый ансамбль туплый алган остазлар бары мактауга лаек.
Тамашачы дигәннән, бирегә башлыча әти-әниләр килгән. Сабыйларының, бәгырь кисәкләренең чыгышын өзелеп күзәттеләр. “Крохи” нәни биючеләре “Я, ты, он, она” исеме астында бик матур бию башкардылар. Бәхәссез, укытучылары Дина Чиркова нык тырышкан. Гомумән, биючеләр төркемнәре башкалардан аерылып торды. Әйтик, укытучы Динә Мамбеткулованың 1 сыйныф укучылары башкаруындагы “Американо”, 2 сыйныфларның “Матроски”, 3 сыйныфларның “Рок-н-ролл” башкаруы, 5 сыйныфта укучыларның “Колыбельная”, “Ал Чәчәк” башкаруындагы “Девчата” биюләрен тамашачы бик җылы кабул итте.
Шунысы күзгә чалынды, фортепианода уйнаучылар арткан. Укытучылары Алсу Хәкимова, Лилия Хидиятуллина, Рафис Фазылҗанов һәм Фәридә Галиеваның хезмәт нәтиҗәләре бу. Җырчылар чыгышы төрле дәрәҗәдә булса да, алар шактый ишле. Әйтик, бу көнне чыгыш ясаучыларның яртысы диярлек җырлады. Биредә оста җырчыларны ачыклап, сәхнәгә чыгара алган укытучыларга рәхмәт әйтү урынлы булыр. Дөрес, әлегә элекке еллар дәрәҗәсенә җитә алмыйбыз.
Нәфис сүз осталары да балкып торалар: Мәдинә Хәкимова да, Айзат Хәйруллин да бик осталар. Беренче чиратта укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу. Бу очракта конферанс Ильвина Галиеваны искә алу урынлы булыр. Аның һәр чыгышы залдагы тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте.
Концерттан соң кайтыр­га дип кузгалгач, тамашачыларның: “Талантлар бар икән бездә, берничә елдан элек яулаган үрләрне кире кайтарабыз әле”, диюләре ишетелде. Шулай булса иде.



К списку новостей