Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б. |
| Телефон: | +7(843)-692-11-67 |
| E-Mail: | atndshi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "АДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Абдуллина Лейля Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 281 |
| У нас учат: | 17 |
Все новости ОУ
Тукай язы!
Опубликовано: 26.04.2018Туган тел көне бүген, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көн. Элек-электән халкыбыз бу көнне шигырь укып бәйрәм итте. Районыбыз халкы да бу традициягә тугры калып, елның-елында Тукай бәйрәме үткәрде. Әтнә үзәк китапханәсендә "Туган телем,Тукай теле" бәйрәмендә безнең сәнгать мәктәбе укучылары катнашты Укытучылары - Сафиуллина Финя Раисовна.
Тукай язы
Җиребезгә ямьле язлар килде,
Тамчыларда кышның күз яше.
Сагындырып килеп Тукай язы,
Бар халыкны үзенә ул дәште.
Күңелләрнең нечкә кылын тарта,
Һәр татарның бүген моңлы сазы.
Гасырлардан сихри аваз салып,
Апрель белән килде Тукай язы.
Халкым елда сагынып көтеп ала,
Бөек улын биргән һәр язны.
Ходай аңа чиксез аһәң салган,
Тик гомерне биргән, бик азны.
Кояш нуры белән күңелләрдә ,
Хатирәләр тулы моң ага.
Шагыйрь рухы бүген яңара ул,
Һәр йөрәктә ихлас догада!
Җиребездә кабат Тукай язы,
Тамчыларда сагыну, күз яше.
Сагындырып килеп, Тукай язы,
Бар җиһанны үзенә ул дәште!
Минһаҗ КАШАПОВ.
К списку новостей








