• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б.
Телефон: +7(843)-692-11-67
E-Mail: atndshi@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "АДШИ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Абдуллина Лейля Рустамовна
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 281
У нас учат: 17

Все новости ОУ

Балалар өчен шигырь язган Хәкимҗан Халиков исемен белмәүчеләр сирәктер, шушы көннәрдә аны искә алу кичәсе узды.

Опубликовано: 25.04.2018

Район хакимияте, мәдәният бүлеге оештырган бу кичәдә мәрхүм-шагыйрьнең җәмәгате Нурия ханым, энесе Мөхәммәтҗан ага, ТР язучылар союзы әгъзасы Данил Салихов, Фәләстыйн дәүләтенең Россия Федерациясендәге илчелеге пресс-секретаре, шагыйрь Абдулла Исса, танылган балалар язучылары һәм татар теле галимәләре Йолдыз Шәрәпова, Эльмира Закирова, Ләйлә Минһаҗева, Флера Мәрдәнова катнашты.

Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова кичәне ачып, мондый очрашуларның мәктәпләрдә инде узуын билгеләде.

Кичә Сәнгать мәктәбе укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Республиканың язучылар берлеге җитәкчесе: “Бу кичәгә ашыга-ашыга кайттым. Мондый олуг шәхесне без гел истә тотарга тиеш. шул чагында халкыбыз да бөек булыр”, - дип ассызыклады һәм бик матур итеп “Олы юлның тузаны” җырын башкарып сокландырды.

Ә Фәләстыйн илчесе татар теленә соклануын белдерде. “Үз гомеремдә татар телен белмәвемә ике тапкыр үкендем, берсе – менә бүген”, – дип көлдереп тә алды. Шул ук вакытта: “Сез шундый сөйкемлеләр... Тыштан гына түгел, эчке тормышыгыз да шундый ук булуга ышанам. Йөзегездән елмаю һич төшмәсен иде”, – дип ассызыклады.

Энесе Мөхәммәтҗан ага Хәкимҗан Халиковның тормыш юлын искә алып үтте. Аның еш әйтә торган фикере булган: “Иң яхшысы – балаларга”, - дияргә яраткан.

Кыскасы, Хәкимҗан Халиков турында бик күп матур сүзләр яңгырады монда. “Ул – мәгърифәтче, өйрәтүче, мөгаллим... Балалар дөньясын иң яхшы аңлаучы... ”

Нурия ханым әйтүенчә: “Хәкимҗан Халиков кешеләрне бары яхшылыкка өндәде, аның бөтен тормышы хезмәте, балалар өчен шигырь язу белән бәйле булды”. Үз гомерендә 25 китап чыгара ул, халык соравы буенча 3-4 китабы кат-кат бастырыла.



К списку новостей