МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422743, РТ, Атнинский район, с.Большие Берези, ул. Большая, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-693-38-21 |
| E-Mail: | Sbrz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Березинская ООШ" |
| Руководитель: | Хайруллин Рамиль Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 31 ученик/ 20 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей/ 2 воспитателя |
МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Конкурста уңышлы чыгыш 25.12.2019

3 нче сыйныф укучысы Галләмова Айсинә (җитәкчесе Басирова Ф.Т.) Кенәр урта мәктәбендә үткәрелгән “ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясап Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 16.12.2019

16-21 декабрьдә Бәрәзә төп мәктәбендә "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" булып узды.
-
Рузия Камаева белән очрашу 04.12.2019

Бүген укучылар, Әтнә районы Күшәр авылында яшәп иҗат итүче Камаева Рүзия апа белән очраштылар. Аның күңел кылларын тибрәтүче шигырьләре, җан җылысын салып бәйләнгән кул эшләре күргәзмәсе укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Шәфкатьлелек ярминкәсе
27.11.2019
Бүген мәктәптә "Шәфкатьлелек ярминкәсе" үтте. Барлык катнашкан укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
Мәүлет кичәсе 26.11.2019

Бүген Бәрәзә мәктәбендә, Мәүлет ае уңаеннан, авылыбыз абыстае Рәйхана апа белән очрашу узды.
-
Технология буенча фәнни-гамәли семинар
20.11.2019
Бүген Бәрәзә төп мәктәбендә технология буенча фәнни-гамәли семинар узды. Технология укытучысы Хәйруллина Л.Ә. эш тәҗрибәсе белән уртаклашты
-
Көзге лагерь
05.11.2019
30 нчы октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Бәрәзә мәктәбендә көзге лагерь үз эшен алып барды. Кызыклы конкурслар, ярышлар экскурсияләр белән үрелеп барды.
-
Эрудит - беренче урын!
31.10.2019
Бәрәзә мәктәбе укучылары "Эрудит" конкурсында беренче урын яуладылар
-
Уңыш бәйрәме 25.10.2019

Бүген бездә "Уңыш бәйрәме" булды. Быел бәйрәм яңа форматта үтте. Һәр сыйныф үзләренә бирелгән яшелчәне яклап чыгыш ясарга тиеш иде. Бик тырышып әзерләнгәннәр укучылар. Кишергә багышланган бию, алма турында җыр, бәрәңге турында скетчлар бик күңелле килеп чыкты. Ә инде 7 нче сыйныфларның кәбестә турындагы КВН чыгышы, бернче урынга лаек булып, мәктәпнең күчмә кубогы белән буләкләнде.
-
Татарча диктант 19.10.2019

Бүген бөтен Татарстан татарча диктант язды. Без дә мондый вакыйгадан читтә калмадык. Диктант язарга авылдашларыбыз да килде.
















