Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Большеатнинский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Олы Әтнә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, д. 59; 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, д. 2в |
| Телефон: | +7(843)-692-11-40 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolsheatnins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеатнинский детский сад "Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Исламова Альфия Мунировна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 205 воспитанников |
| У нас учат: | 24 педагога |
Кер юу бүлмәсенә экскурсия
Опубликовано: 12.02.2026Зурлар 1 төркеме балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кирәкле һөнәрләр белән танышуны дәвам итә. Бүген алар балалар бакчасының кер юу бүлмәсендә булдылар.
Кер юу бүлмәсе хужабикәсе Ләйсән Нафиковна балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм экскурсия вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Ул балаларга безнең балалар бакчасы зур, анда 6 төркем бар, шуңа күрә кер юу бүлмәсендә эш күп, дип сөйләде. Кер юучыларның эшен заманча «могҗиза – техника»җиңеләйтә. Ләйсән Нафиковна балаларга кер юу машиналарын күрсәтте, аларның ничек эшләве турында сөйләде. Кер юу бүлмәсендәге җиһазлар турында сөйләвен дәвам итеп, балаларга кер юганнан соң чиста керне киптерү машинасында киптерүен аңлатты. Киптерелгән керне сыйпарга кирәк, моның өчен кер юу бүлмәсендә тагын бер «могҗиза – машина»урнаштырылган. Ләйсән Нафиковна ничек кер үтүкләвен балаларга күрсәтеп узды. Балалар бик кызыксынынып карап тордылар.
Соңыннан балалар кер юу бүлмәсе буйлап кызыклы экскурсия үткәргәне өчен Ләйсән Нафиковнага рәхмәт әйттеләр.
К списку новостей






