МКУ «Отдел образования» Атнинского районного исполнительного комитета Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул.Октябрьская, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-692-10-61 |
E-Mail: | roo_atnja@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования" Атнинского муниципального района |
Руководитель: | Фатыхов Рафис Рафкатович |
Новости
Бөтенроссия "Туган тел" форумы
Опубликовано: 14.11.20232023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия "Туган тел" форумы үткәрелде. Районыбызның татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре әлеге форумда катнаштылар. Форум эшендә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияте укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли- мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре - бардыгы 800 кеше катнашты. Пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыклар барышында икетеллелек шартларында милли мәгариф өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр, татар теле һәм әдәбиятын укытуның төп тенденцияләре, телгә өйрәтүнең заманча стратегияләре, сыйфатлы укыту, балалар бакчаларында туган телгә мәхәббәт уятып, мәктәптә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында өзлексез белем бирү, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында милли үзаң тәрбияләү, педагогик кадрлар әзерләү проблемалары каралды.
К списку новостей