МКУ «Отдел образования» Атнинского районного исполнительного комитета Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул.Октябрьская, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-692-10-61 |
E-Mail: | roo_atnja@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования" Атнинского муниципального района |
Руководитель: | Фатыхов Рафис Рафкатович |
Новости
Укытучылар көне белән!
Опубликовано: 05.10.2022Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез… Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
К списку новостей