МКУ «Отдел образования» Атнинского районного исполнительного комитета Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул.Октябрьская, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-692-10-61 |
E-Mail: | roo_atnja@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования" Атнинского муниципального района |
Руководитель: | Фатыхов Рафис Рафкатович |
Новости
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге
Опубликовано: 12.07.2022Озакламый районыбыз мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланачак. Район мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре һәм мәктәп директорларыннан торган абруйлы комиссия составында без дә 12 нче июльдә мәктәп территориясен һәм бакчаларны карадык. Һәркемнең үзе җитәкләгән уку йортын җиренә җиткереп хәстәрләргә тырышуын күреп кайттык. Кайсы гына мәктәпкә барып чыксаң да үзгәрешләргә, яңарышларга тап буласың. Бу инде укучыларыбызны дөрес итеп тәрбия кылуның бер мисалыдыр. Үзе белем ала торган уку йортының чиста һәм матур булуы баланы тәртипкә өйрәтми калмас!
Кайсы гына мәктәпкә барып чыксак та зур хәстәрлек күзгә ташлана. Һәр мәктәп үзенең чисталыгы, пөхтәлеге, башка еллардан үзгә буларак, күзгә күренерлек матур яңалык кертүләре белән аерылып тора. Район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлекләре мактауга лаек. Мәктәп бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерү нык алга киткән.
Эшкә күңел бирсәң була шул. Бу мәктәпләрнең һәркайсына уку елына әзерлек буенча һич икеләнүсез беренче урыннарны бирергә мөмкин булыр дигән уй-фикерләр белән сәяхәтебез бүгенгә тәмамланды. Соңыннан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, бу уку елында ирешкән уңышларыбыз хакында бик файдалы сөйләшү булды. Киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде.
К списку новостей