• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Отдел образования» Атнинского районного исполнительного комитета Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Большая Атня, ул.Советская, д. 38, помещение 1001
Телефон: Начальник: +7(843)-692-10-60, Методисты: +7(843)-692-10-61,+7(843)-692-10-39. Бухгалтерия: +7(843)-692-10-47, +7(843)-692-10-46, +7(843)-692-11-44
E-Mail: roo_atnja@mail.ru; Otdel.Mku@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Отдел образования" Атнинского муниципального района
Руководитель: Фатыхов Рафис Рафкатович

Новости

Укучылар чираттагы “Эрудит” тапшыруында “Иң, иңнәр”не ачыкладылар.

Опубликовано: 29.02.2016

Укучылар йорты методисты Раилә Фәхретдинова гаҗәпләндерә белә: бу юлы мәктәп укучылары шушы темага имтихан тоттылар. Раилә Фоат кызы әзерләгән һәм алып барган чарадагы берсе икенчесеннән кызык фактлар укучы белемендә чагылыш таптылар. “Иң сыек металл”, “Иң тиз ерткыч”, “Океандагы иң тирән урын”, яисә, “Әтнә районының иң төньякта һәм көньякта урнашкан авыллары” ише сораулар укучының белем дәрәҗәсе тагын да киңәюгә нык этәргеч ясый дип уйлыйм. Шунысы да мөһим, алып баручы һәр җавапны аңлатып, кирәк булса тарихын сөйләп барды. Ара-тирә мәзәкләр дә кыстырды.

турда Иске Өҗем һәм Комыргуҗа командалары ярышты. Өстәмә сорау ярдәмендә соңгылары өстен чыкты. Олы Әтнә белән Күлле Киме командалары да нык тарткалашты. Элекке уеннардан чыгып әйтергә була: мәйдан хуҗаларның аерылгысыз юлдашы – фаль-старт бу юлы да булды. Дөрес, кимеләр дә сорауны укып бетергәнче үк кнопкага бастылар. Нәтиҗәдә, дөрес җавап биреп әтнәләр отты. Бәрәзә – Күшәр уенында бәрәзәләр 2:0 исәбе белән өстен чыктылар. Күәм-Бәрәскә уены бик кискен барды, ахыр чиктә күәмнәр 2:1 исәбенә оттылар.

II турда жирәбә ихтыярына буйсынып, Бәрәзә һәм Олы Әтнә командалары көч сынашты. Әтнәләр башта бер балл оттырып, аннан соңгы дүртесендә оттылар. Күәмнәрнең һәр уены кискен уза, монысы да искәрмә булмады. Күәм белән Комыргуҗа бәйгесе, соңгылары файдасына 2:3 исәбенә тәмамланды. Түбән Көек – Шашы уены да шушы ук исәпкә, шулай ук соңгылары файдасына төгәлләнде.

Нәтиҗәдә финалга 3 команда чыкты...



К списку новостей