Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
Год основания учреждения: | 1960 |
У нас учатся: | 201 обучающихся |
У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
Арча районы башлыгы белән очрашу
Опубликовано: 21.01.202521 гыйнвар көнне районыбызның укуда, иҗатта, спортта алдынгы булган, талантлы укучылары Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев белән очраштылар. Очрашуга безнең мәктәпнең иң актив укучылары да: «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр, төрле фәннәрдән Республикакүләм олимпиадаларында, конференцияләрдә призлы урыннарга лаек булган Хасанова Самира (11 сыйныф), Саттарова Замира (7а сыйныф); «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең командиры, армреслинг ярышлары җиңүчесе Гатиятов Булат (10 сыйныф) шушы очрашуга чакырулы булдылар. Укучылар Илшат Габделфәртовичка үз казанышлары турында сөйләделәр, аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр. Район башлыгы яшьләрне кызыксындырган сорауларыннан чыгып, аларның үзләренә яңа проектлар булдырырга тәкъдим ясады. Проектларын тормышка ашыруда ярдәм итәчәгенә ышандырды. «Бу укучылар, киләчәктә югары квалификацияле белгечләр булып, районыбыз һәм республикабызның чәчәк атуына үз өлешләрен кертерләр дип ышанабыз» - дип үз фикере белән уртаклашты Илшат Габделфәртович Нуриев.
К списку новостей