Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
Год основания учреждения: | 1960 |
У нас учатся: | 201 обучающихся |
У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
14нче көн. “Светофория иле”
Опубликовано: 14.06.202414нче июнь көнне лагерь эшчәнлегенең тематикасы юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Каникул вакыты булганлыктан, балалар күбесенчә көннәрен урамда үткәрәләр. “Светофория иле”нә сәяхәт балаларга тагын бер тапкыр кагыйдәләрне искә төшерергә ярдәм итте. Шул максаттан отрядларда төрле чаралар уздырылды. Иртәнге якта әлеге темага кагылышлы видеороликлар карадылар, аннары шулар буенча фикер алышу узды. Балалар теге яки бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде, видеоролик геройлары урынында алар шулай ук эшләрләр идеме, ни өчен мондый ситуация килеп чыкты? Укучылар шушы сорауларга төрле фикерләрен житкерделәр. Көннең икенче яртысында отрядларда викторина узды, ахырдан балалар юл билгеләрен искә төшерделәр һәм рәсемнәр ясадылар. Бүгенге көн күңелле стартлар белән тәмамланды.
К списку новостей