• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10
Телефон: +7(843)-665-13-42
E-Mail: SleS.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Лесхозская СОШ"
Руководитель: Шакиров Васил Габделбарович
Год основания учреждения: 1960
У нас учатся: 201 обучающихся
У нас учат: 33 учителя

Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"

Безнең мәктәп укучыларының фәнни-тикшерү эшләре буенча җәмәгать тыңлаулары узды

Опубликовано: 22.03.2023

Арча район хакимиятендә безнең мәктәп укучыларының фәнни-тикшерү эшләре буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Галимуллин, Эльвира Вафина катнашты. Җәмәгать тыңлауларына укучыларыбыз әзерләгән Арча районы территориясендә Казансу елгасы һәм аның кушлыдыкларын өйрәнү буенча фәнни-гамәли эшләр чыгарылды. Тугызынчы сыйныф укучысы  Хафизова Зөләйха Ия елгасы агымына диффуз пычрануның йогынтысы турында чыгыш ясады. Ия – Казансу елгасының уң як кушлыдыгы. Зөләйха Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан буенча төбәк этабында җиңү яулаган. Хәзер ул Бөтенроссия этабында Арча районы буенча эшләгән фәнни эше белән Татарстан данын яклап катнашачак. Тугызынчы сыйныф укучысы  Әхмәтов Камил “Чәчүлектә туфракның сулыш алу күрсәткечләре” дигән темага чыгыш ясады. Ул Үрнәк җирлегендә төрле культуралар чәчелгән һәм парга калдырылган басуларда туфракның сулыш алу күрсәткечләрен өйрәнгән. Унынчы сыйныф укучысы  Якупов Марсель, унберенче сыйныф укучысы Зиатдинов Әлфис агымны көйлүче чаралардан соң Казансу елгасында төрле матдәләр күрсәткечләре буенча чыгыш ясады. Фәнни-тикшерү эше барышында ул соңгы биш елдагы үзгәрешләрне күрсәтте. Һәр чыгыш фикер алышулар белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучы укучылар җәмәгать тыңлауларында катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирделәр. Файдалы киңәшләр, тәкъдимнәр дә яңгырады. Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина эчтәлекле чыгыш ясаган укучыларга рәхмәт әйтте, киләчәктә яңа уңышлар теләде.



К списку новостей