Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
| E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 201 обучающихся |
| У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
“Әлифба” музеена экскурсия
Опубликовано: 29.05.2021Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган. Һәркем зур дулкынлану белән кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә, чөнки белем иленә беренче адым әлифбадан башлана. 26нчы май көнне беренче һәм икенче сыйныф укучылары Арча педагогия көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеена сәяхәткә бардылар. Музей күренекле педагогларга, башлангыч мәктәп өчен татар телендә танылган «Әлифба» авторларына - С.Г. Вагыйзовка һәм аның тормыш иптәше Р. Г. Вәлитовага багышлана. Алар икесе дә 1937 елдан Арча шәһәренең педагогика училищесында эшли, ә 1965 елда аларның беренче «Әлифба» китабы дөнья күрә. “Әлифба” музее Россиядә бер генә. Алай гына да түгел, музей хезмәткәрләре аны дөньяда бер генә, диделәр. Шуңа күрә дә аларга Норвегия,Финляндия, Германия, Франция, Италия, АКШ, Кытай һәм башка илләрдән экскурсиягә киләләр. “Кунаклар, беренче эш итеп, туган телләрендәге әлифбаны эзли башлый”, - диде Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев. Укучылар әлифбага, татар теленә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Сәяхәт балаларга бик ошады.
К списку новостей









