Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
| E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 201 обучающихся |
| У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
Очраштыра, кавыштыра туган тел...
Опубликовано: 17.04.2021Без үзебезнең татар милләтеннән булуыбыз белән горурланабыз. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны булган горур милләт балалары бит без! Безнең Үрнәк авылы җирлегендә үзләренең бөтен гомерләрен, хезмәтләрен милләтебезне, телебезне саклауга багышлаган шәхесләребез бик күп. Шундыйлардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшләгән, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган Ахмадуллина Н.Г, Хәлиуллина Р.К., Ипполитова Т.М. 16 нчы апрель көнне Лесхоз авылы китапханәсендә бу мөхтәрәм затларыбыз белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Кичә туган телебезгә, туган җиребезгә багышланды. Мөхтәрәм затларыбыз телебезнең матурлыгы, сафлыгы турында бик аңлаешлы итеп чыгыш ясадылар, аны белүнең никадәр кирәкле һәм мөһим булуы турында фикер алыштылар. Кичә татар көйләре, телебезгә багышланган төрле уеннар белән үрелеп барды. Хөрмәтле кунакларыбыз яшь буынга үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Телебез югалмасын, очрашулар дәвамлы булсын иде!
К списку новостей









