Туган якны өйрəнү максатыннан «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган укучылар һәм укытучыларың “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясе булды. Конференциянең максаты –туган телне саклау һәм үстерү, сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-гамәли, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган телне киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру. Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары “Уйный-уйный туган (татар) телне өйрәнәбез” секциясендә катнаштылар. Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Алар татар халкының онытылып килүче уеннарыннан берсе - “Яулык салыш” уенын күрсәтеп 3 урынга лаек булдылар.