Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү,сөйләмне сафландыру, мәдәниятле шәхес тәрбияләү максатыннан 10 март көнне Иске Төрнәле башлангыч мәктәбендә “Иртәңне матур сүздән башла” исеме астында чара үткәрелде. Укучылар матур,ягымлы сүзләрне уен формасында кабат искә төшерделәр,ныгыттылар. Бу сүзләр паровоз вагоннарына урнаштырылып барылды. Атна дәвамында “Иртәңне матур сүздән башла”акциясе дәвам итүе, бу сүзләрне даими кулланырга кирәклеге әйтелде. Эйт кенә тәмле сүз – иркәләр күпме күз, эйт кенә яхшы сүз – hәркемдә көләч йөз диләр бит.Укучылар исәнләшү, хәерле иртә теләү турында бик матур шигырьләр укыдылар.