Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле, кешелекле, әдәпле, ярдәмчел итеп тәрбияләү максатыннан, 4 сыйныф укучылары белән «Дөньяда иң–иң матур тел, ул минем туган телем»дигән кичә үткәрелде. Кичәдэ укучылар гади диалогта катнашып , “ Туган телем” җыры аша татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерделәр. Кичәгә кунакка халкыбызның борынгы жиһазы – сандык белэн ак эби кереп килде.Сандыкта ниләр генә юк- түбәтәй, чәк –чәк, мәрҗән, тастымал, читек һәм татар халык әкиятләре китабы. Бу борынгы җәүһәрләребез турында укучылар бик күп мәгълүмат алдылар. Кичә ахырында ярдәмчел, мәрхәмәтле булырга өйрәтүче “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр . Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.