Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
| E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 201 обучающихся |
| У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
Театр яктылыкка , нурга илтә...
Опубликовано: 23.04.2019“Халыкка дәрсе гыйбрәттер-театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә..” дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай. Театр – ул тормыш, яшәеш; һәрвакыт көтелмәгән хәлләр, могҗизалар дөньясы. 22 апрель көнне мәктәбебездә “Тукай һәм Театр атналыгы” башланып китте. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр , мөгаен. Атналык барышында һәркемгә мондый мөмкинлек биреләчәк. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә 9 нчы сыйныф укучылары күтәрелде. Алар уйнаган “Беренче театр” спектакле һәр тамашачы күңеленә хуш килде, уйнаулары сокландырды. Ә 5а сыйныфы укучылары Т Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” исемле пьесасын сәхнәләштерделәр. Укучылар үз рольләрен зур теләк һәм осталык белән башкардылар. Бу чара зур тәрбияви максатка ия дип уйлыйбыз һәм шул ук вакытта һәр укучыга сәнгатьнең бу төрендә үз сәләтен тикшереп карарга да мөмкинлек бирәчәк.
К списку новостей









