• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10
Телефон: +7(843)-665-13-42
E-Mail: SleS.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Лесхозская СОШ"
Руководитель: Шакиров Васил Габделбарович
Год основания учреждения: 1960
У нас учатся: 201 обучающихся
У нас учат: 33 учителя

Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"

“Без - Тукай шәкертләре”

Опубликовано: 26.04.2017

Апайкина-Гарь башлангыч мәктәбендә 26 апрель  иртәсе бәйрәм рухы белән башланып китте. Әйе, бүген бөек Тукаебызны искә алу көне, аның тууына 131 ел.  Ә икенчесе – Бердәм гамәлләр көне.  Укучыларыбыз һәм укытучылар милли киемнәр  киеп  килделәр.  Шушы милли рухта Г. Тукайны искә алу чаралары үткәрелде. Укучылар  шагыйрьнең тормыш юлына  багышланган мәгълүматлар, шигырьләре урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар. “Без -Тукай шәкертләре ” исемле әдәби- музыкаль кичә үздырылды. Кичәдә  Г. Тукайның шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Укучылар Тукай  әкиятләрен чагылдырган рәсемнәр ясап алып килделәр. Ә  шул әкият геройлары булган   мультфильмнар карау  алар  өчен аеруча  күңелле булды. Тукайның бөеклегенә һәм аның милләтебез горурлыгы, куанычы булуына без вакыт узган саен ныграк ышана барабыз. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен, әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара. Без дә бүген сөекле Тукаебызны һәм аның иҗатын ихлас яратуыбызны шигырьләр, җырлар аша аңлаттык. Көнебез бик эчтәлекле һәм җанлы рухта үтте.



К списку новостей