Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
| E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 201 обучающихся |
| У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
Коррупциягә каршы сыйныф сәгате
Опубликовано: 09.12.20168 нче сыйныфта « Коррупциягә без “ЮК !” дибез » исеме астында класс сәгате үткәрелде.Класс сәгатен укучылар үзләре алып бардылар. Рольле уеннар, җанлы әңгәмәләр барышында укучылар коррупция билгеләре белән таныштылар, коррупцияне тормыш шартларында таный белергә өйрәнделәр, коррупция китергән зыянга үз фикерләрен белдерделәр. Класс сәгате укучыларның коррупция турында үзләре язган эсселарын уку белән тәмамланды.Фәттахова Зәлидә язган “Гыйбрәт алырга кирәк!” шигыре класс сәгатен тагын да җанландырды, укучылар күңеленә бик ошады.
Кемнәрдер «Коррупция» ди,
Гади халык “Ришвәт” ди.
Хәзер заманасы шундый,
Булмый шунсыз яшәп, ди.
Кемдер бирә, түрә ала,
Ала, кесәгә сала.
Ришвәт гөрләп чәчәк ата,
Бу дөнья кая бара?
Үзебез ришвәт бирәбез
Хәлләр мөшкел булганда.
Ә түрә нигә алмасын?
“Мә, ал!, - диеп торганда...
К списку новостей









