Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
| E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 201 обучающихся |
| У нас учат: | 33 учителя |
Новостные блоки МБОУ "Лесхозская СОШ"
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Опубликовано: 22.03.2016<span times="" new="" roman',="" times,="" serif;="" font-size:="" 14px;="" line-height:="" 21.4667px;"=""> 19 нчы март көнне мәктәбебездә татар халкының иң матур милли бәйрәмнәренең берсе булган “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз ул - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата һәм табигатьтә көн белән төн тигезләшкән көнгә 21,22 мартка туры килә . Яңа елны, яңа көнне ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга яхшылык эшләү теләге уята. Бу көнне мәктәбебездә дә күтәренке күңел һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бәйрәмнең беренче өлешендә, 7 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән, Кышны озату күренеше күрсәтелде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашулары, Нәүрүзбикәнең җиңеп чыгуы язны көткән күңелләребезгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмнең икенче өлеше урамда дәвам итте. Укучылар һәм укытучылар төрле уеннарда, кызыклы ярышларда катнаштылар. Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чанада ярышу кебек уеннар барыбызга да көч-куәт өстәде. Тәмле Карга боткасы белән сыйланганнан соң, барыбыз да Карачкы янына юнәлдек. Үткән елда булган ямьсез гадәтләр, авырулар бездән китсен дигән теләкләр белән Карачкы яндырдык. Бәйрәм бик күңелле үтте.
К списку новостей









