Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, поселок Урняк, улица Садовая, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-665-13-42 |
| E-Mail: | SleS.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Васил Габделбарович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 158 обучающихся |
| У нас учат: | 29 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 411 412 413 414 415 416 ( 417 ) 418 419 420 >>
-
Роза – Г.Тукай премиясе лауреаты! 29.04.2014

27 апреьдә Арча мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган тантаналы бәйрәм булды. Төрле милләт шагыйрьләре, язучылар бәйрәмнең олы кунаклары булдылар. Бу көнне районыбызның иҗат һәм сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән укучылар һәм яшьләргә районыбызның олы бүләге - Тукай премиясе тапшырылды. Безнең мәктәбебезең 9 сыйныф укучысы Шәфиева Роза шигъри иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен Тукай премиясенә лаек булды. Розаның бу зур бүләккә ия булуына чын күңелдән бөтен мәктәбебез белән сөендек .Афәрин, Роза ! Сиңа алга таба яңа иҗади уңышлар телибез!
Районыбызның иҗатка сәләтле яшьләрен күреп, аларның уңышларына шундый бәя биргәне өчен Арча районы администрациясе башлыгы Назиров Алмас Әмин улына коллективыбыз белән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Межрайонный конкурс чтецов
29.04.2014
24 апреля в п.Кукмор прошел межрайонный конкурс чтецов «Если душа родилась крылатой…», посвященный светлой памяти учителя русского языка и литературы Муртазиной Каусарии Махмутовной. Нашу школу на конкурсе достойно представили учащиеся: Халиуллина Ландыш (10 кл.), Саттарова Залия (7б кл.), Зиннатуллин Раиль (6 кл.). Они удостоились сертификатов участников.
-
День посадки леса 28.04.2014

В Республике Татарстан 26 апреля был объявлен Днем посадки леса. В рамках дня посадки леса юные лесоводы школы, учащиеся 8а класса (кл.руководитель И.Д.Зиннатова) произвели посадку лесных насаждений на территории «Аллеи Памяти», расположенной в Сурнарском участковом лесничестве.
-
Акция "Чистые леса Татарстана" 28.04.2014

В ходе санитарно-экологического двухмесячника, в рамках акции "Чистые леса Татарстана", 28 апреля учащиеся 6 класса очистили придорожные лесные полосы по дороге п.Урняк – д.Культесь. В результате было собрано около тонны мусора. Месячник по благоустройству, улучшению санитарно-экологического состояния продолжается.
-
Вечер памяти Габдуллы Тукая 26.04.2014

25 апреля в Апайкина-Гаринской начальной школе был проведен творческий вечер, посвященный дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Учителями был организован просмотр презентаций о жизни и творчестве поэта.Учащиеся читали стихи, инсценировали такие произведения, как «Бала белән күбәләк”, “Фатима белән сандугач”, “Кызыклы шәкерт”, приготовили красочные рисунки к произведениям поэта. Библиотекарем Ибрагимовой Р.Ф. была организована книжная выставка и проведена викторина по произведениям Г.Тукая. В заключении все присутствующие спели песню “И туган тел”.
-
26 апрель – агач утырту көне 26.04.2014

Бу көнне Күлтәс башлангыч мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре Гарифуллина А.М. җитәкчелегендә чыршы үсентеләре утырттылар. Мәктәп янына барысы 30 төп үсенте утыртылды.
-
26 нчы апрель -Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2014

26 нчы апрель көнне-Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан,Иске Төрнәле башлангыч мәктәбендә, аның иҗатына багышлап викторина үткәрелде. Викторинада 4нче класс укучысы Зайнуллина Алинә җиңүче булды.
-
III республикакүләм Габдулла Тукай укулары
26.04.2014
24 апрельдә Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган III республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды. 10 сыйныф укучысы Халиуллина Ландыш үзенең “М.Әгъләмов иҗатында Тукай образы” фәнни эшен тәгъдим итте. “Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы” номинациясендә II урын яулады. Молодец, Ландыш! Котлыйбыз! Киләчәк укуыңда уңышлар телибез! Ландышның җитәкчесе Л.Г.Дәүләтъяровага һәм әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Без- Тукай шәкертләре 26.04.2014

25 апрельдә Күлтәс башлангыч мәктәбендә Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә узды . Кичә укучыларда сөекле шагыйребезнең иҗатына мәхәббәт һәм әдәбият белән кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укучылар Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” , “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, Г. Тукай иҗатына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар.Кичә шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган презентация , китап күргәзмәсе карау белән тәмамланды.
Класс җитәкчесе Гарифуллина А.М.
-
Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган, “Шигърият бәйрәме” 25.04.2014

25 апрель көнне мәктәбебездә Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган, “Шигърият бәйрәме” булды. Мәктәп директоры З.М.Давлетбаев бөек шәхескә, аның тормыш юлына тукталып бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Башта Г.Тукайның иҗат юлын яктырткан видеофилҗм күрсәтелде. 9 нчы сыйныф укучысы Шәфиева Роза үзе иҗат иткән шигырен йөрәкләргә үтеп керердәй итеп сөйләде. Аннары әйрәм түренә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Алар башкаруындагы шигырьләр, җырлар сәхнәләштерелгән күренешләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Бу көнне мәктәбебездә Тукай рухы хөкем сөрде. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф, күңел кэтәренкелеге белән таралашты. Оештыручыларга зур рәхмәт.









