Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Орнашбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, дер. Урнашбаш, ул. Тукая, д.17 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsurnashbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Ахметова Фирдания Зиннуровна |
Год основания учреждения: | 1999 |
У нас учатся: | 5 |
У нас учат: | 1 |
Новости МБДОУ «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ»
Корбан бәйрәме белән котлыйбыз
Опубликовано: 24.09.2015
Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә. Ихластан сезне Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.
К списку новостей