Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Орнашбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, дер. Урнашбаш, ул. Тукая, д.17 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsurnashbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Ахметова Фирдания Зиннуровна |
Год основания учреждения: | 1999 |
У нас учатся: | 5 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Урнашбашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Орнашбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79
-
Әниләргә бүләк ясыйбыз. 24.02.2016
Тиздән әниләр бәйрәме. Кадерле әниләребезгә үз кулларыбыз белән бүләк ясыйбыз.
Тиздән әниләр бәйрәме,
Безнең өчен дә бәйрәм.
Әниләребезгә телик
Кояшлы матур көннәр.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 23.02.2016
Барлык ир- егетләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга тазалык, бәхет-шатлык телибез.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 19.02.2016
Тиздән кадерле әтиләребез бәйрәмгә килер. Балалар белән матур җырлар, шигырьләр өйрәнәбез.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 18.02.2016
Тыл ветераны Зөһрә апа белән очраштык.Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Балалар бик игътибар белән тыңладылар.
-
Рус теле эшчәнлеге. 17.02.2016
Кечкенәләр төркемендә рус теле эшчәнлеге. Без алар белән гаилә турында сөйләштек.Яңа сүзләр белән таныштык.
-
Әтиләргә бүләк ясыйбыз. 16.02.2016
Тиздән 23 февраль бәйрәме җитә. Кадерле әтиләребезгә бик тырышып бүләк ясыйбыз.
-
Үлемсез шагыйрь Муса Җәлил. 15.02.2016
Бүген сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең батырлыгы белән таныштык. Аның балалар өчен язган әсәрләрен укыдык.
-
Ел фасылларын өйрәнәбез. 12.02.2016
Танып-белү эшчәнлеге.
Укучылыр белән 4 ел фасылын һәм ел фасылларына хас үзгәрешләрне өйрәндек.
-
Урамда физик күнегүләр. 11.02.2016
Урамда рәхәт. Саф һава, кояштан күзләр чагыла. Саф һавада күнегүләр башкару бик кызык.
Кулларны уңга,
Кулларны сулга.
Бергәләп атлыйк,
Бәхетле юлга.
-
Зурларга булышабыз. 10.02.2016
Без дә әкрен генә
Зурларга булышабыз.
Эшләп ашагач менә
Тәмле булыр ашыбыз.