Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Смак-Корсинский детский сад Арского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы"Курса - Почмак балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, Республика Татарстан, Арский район, д. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 5 |
Телефон: | +79393184056 |
E-Mail: | dsskorsa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Смак-Корсинский детский сад" |
Руководитель: | Хаертдинова Фануза Фандусовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 22 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Смак-Корсинский детский сад Арского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы"Курса - Почмак балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Без Тукайны укыйбыз " 23.04.2025
"Без Тукайны укыйбыз ""Бала белэн кубэлэк" шигыре.
-
22 апрель илдә яшәүчеләр Халыкара Җир көнен билгеләнеп үтә 22.04.2025
22 апрель илдә яшәүчеләр Халыкара Җир көнен билгеләп үтә. Бу чиста су, Җир һәм һава бәйрәме. Бәйрәмнең төп максаты җәмәгатьчелеккә экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлату.
Җир планетасының экологик торышын кайгырту, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә бу көн.
Без, кешеләр, һичшиксез, табигатькә рәхмәтле булырга тиеш. Ә безнең рәхмәтебез, аны саклауда чагылырга тиеш.Экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Чисталык өмәләре үткәрергә , елга, чишмә буйларын, тау башларын тәртипкә китерергә , агач утыртырга тиешбез. Иң мөһиме, тәбигатькә, тирә юньгә, кешеләргә зыян салмаска тиешбез.
Табигатьне саклау, аны киләчәк буынга саклап тапшыру- һәрберебезнең гражданлык бурычы.Шуна курэ балаларны кече яшьтэн ойрэту кирэк. -
"Эковесна-2025" 21.04.2025
"Эковесна-2025" икеайлыгы кысаларында - "Синең гамәлләрең" акциясе башланып китте. Без балалар белэн тирә-яктагы чүпләрне җыйдык, чәчәклекләрне балчыклар салып, әзерләп куйдык. Балалар да әлеге акциягә бик теләп кушылдылар. Уен мәйданчыгы тирәсен җыештырдылар.
-
ВНИМАНИЕ!!!/ИГЪТИБАР!
18.04.2025
ДРОН ЭТО СЕРЬЁЗНАЯ УГРОЗА ЖИЗНИ.
Что делать, если ты увидел (услышал) беспилотник?
01. Не паникуй и не наводи панику на других!
02. Прячься под густыми деревьями, потому что они являются лучшим прикрытием от беспилотников.
04. Избегай скопления людей на открытых площадках.
05. Беги в безопасное место «в змеевидном порядке». Не стоит бежать по одной траектории!
06. Лучшее место для безопасности - это подвалы и укрытие!
07. Если находишься в доме перейди в подвальное помещение.
09. Откажись от использования сотового телефона.
ВАЖНО ПОМНИТЬ, ЧТО ЗДОРОВЬЕ И ЖИЗНЬ ВАЖНЕЕ
ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ
Әгәр син пилотсыз очкыч күргәнсен (ишеткәнсең) икән, нишләргә?
Сезнен куркынычсызлык кагыйдәләре:
01. Паникага бирелмә, башкаларны паникага салма!
02. Куе агачлар астында качарга, чөнки алар пилотсыз очкычлардан ин яхшы ышык урын булып тора.
03. Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк тор.
04. Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читләш
05. Куркынычсыз урынга "елан сыман" йөгер. Бер траектория буенча йөгерергә кирәкми!
06. Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар - подваллар һәм ышыклану урыннары!
07. Әгәр өйдә булсаң, подвалга чык
-
"Эковесна 2025 - Подари Земле сад" 16.04.2025
"Эковесна25" конкурсының " Подари Земле сад" акциясендә зурлар торкеме катнаша
-
12 апрель - космонавтика коне . 14.04.2025
1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
-
КОяз 2025» республика конкурсының икенче атнасы. 11.04.2025
Тема недели: «Мы за раздельный сбор»
«ЭКОяз 2025» республика конкурсының икенче атнасы. Безнең балалар бакчасы макулатура җыюны оештырып, экологик киләчәк өчен көрәшкә актив кушылды. Көн саен безнең балалар әти-әниләре белән өйләреннән макулатура алып килделәр. Макулатура җыю урманнарны кисүне киметергә һәм табигать ресурсларын янга калдырырга мөмкинлек бирә. Акциядә барлык тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Әлеге Акция әйләнә-тирә мохиткә, табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген һәм аларны икенчел файдалану кирәклеген аңларга ярдәм итте, чүплеккә эләгүче калдыкларның санын киметергә мөмкинлек бирде. -
10.04.2025
Буген, авылыбыз мэчете могаллимэсе Гузэл Абдуловна Гиниятуллина бакчабызда кунакта булды. Ул балаларга Ислам дине нигезлэре буенча дэрес уткэрде. Динебез турында анлатты,уеннар уйнатты. Бакчабызга булэклэр хэм балаларга кучтэнэч тэ бирде.Балаларны соендергэн очен мэчетебез Имамы Минжан абыйга ,Гузэл апага зур рэхмэт яусын.
-
1 апрельдән ЭКОяз-2025 экологик акциясе старт алды. Узган атнада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар канатлы дусларыбызга булыштылар. 09.04.2025
1 апрельдән ЭКОяз-2025 экологик акциясе старт алды. Узган атнада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар канатлы дусларыбызга булыштылар.
Балалар тәрбиячеләре белән бергә яңа сыерчык оялары элеп куйдылар . Бу эш кошларга файда гына китереп калмыйча, балалар өчен экологик тәрбия дәресенә дә әйләнде. Алар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм саклауның мөһимлеге турында белделәр.Акция кысаларында шулай ук күчмә кошлар, аларның экосистемадагы роле һәм аларны кайгырту кирәклеге турында танып-белү әңгәмәләре оештырылды.Өйдә балалар әти-әниләре белән шулай ук сыерчык оялары ясадылар.
ЭКОяз-2025 дәвам итә, һәм алда әле күп кенә кызыклы һәм файдалы чаралар бар. Акциядә катнашу балаларга чын табигать сакчылары һәм үз иленең җаваплы гражданнары булырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
-
Иртәнге гимнастика 07.04.2025
Иртәнге гимнастика
Балалар бакчасында иртәнге гимнастиканың максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту. Зарядка балалар бакчасында даими эш булып тора. Дәрт, энергия, шатлык һәм канәгатьлек хисе белән тулыландыра, шуңа күрә иртәнге гимнастиканы тикмәгә генә «зарядка»дип атамыйлар.