Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Җир көне
22.04.2020
Бүген без “Җир көне”н билгеләп үтәбез. 22 апрель – Җир көне, аның туган көне. Бу көнне кешеләр табигатькә чыгалар, агачлар утырталар, тирә – якны чистарталар. Шул уңайдан укытучыларыбыз барлык класс укучылары белән җир планетасының экологик торышы турында, презентацияләр куланып табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәттеләр, җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булуына басым ясадылар, сәнгатьле сөйләм телен үстерү; сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатларын тәрбияләделәр.
-
"Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит" акциясе
21.04.2020
"Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит" акциясе кысаларында безнең мәктәбебез дә игелекле ярдәмгә ия булды.
Күп балалы гаиләләргә дистанцион уку өчен шартлар тудыруда "Ак барс" агрокомплексы җитәкчесе Сәләхов Шәйдулла Имам улы, Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" җитәкчесе Мөхәмәтшина Алинә Таһир кызы мәктәбебезгә үз өлешләрен керттеләр. Әлеге планшетлар аз керемле, күп балалы 2 гаиләгә тапшырылды.
Мәктәбебезгә ярдәм иткәннәре өчен аларга әти-әниләр һәм мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. -
Әти-әниләр җыелышы
20.04.2020
Мәктәптә дистанцион укуның ике атнасы төгәлләнде. Шул уңайдан дистанцион укуның кыенлыклары, проблемалары хакында, классларда эти-әниләр җыелышы булып узды. Әти-әниләр укучыларның төп ярдәмчеләре булдылар. Укытучыларга эти-эниләр тарафыннан җылы рәхмәт хисләре җиткерелде.
-
Без Тукайны укыйбыз
17.04.2020
"Без Тукайны укыйбыз" онлайн әдәби марафонында Сикертән мәктәбе укучылары актив катнаша. Укучыларыбыз Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән тирәнтен танышып, аның әсәрләрен өйрәнеп, әлеге марафонда чагылдыралар. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Акция "Мы сидим дома! С пользой учим ПДД!"
16.04.2020
В рамках акции "Мы сидим дома! С пользой учим ПДД!" учащиеся нашей школы проводят время с пользой. Ребята изучают требования безопасного поведения на дороге для пешеходов, пассажиров и велосипедистов, а также значение дорожных знаков. Кроме того, участники акции делают красивые рисунки, размещают селфи с надписью об изучении правил дорожного движения и размещают их в соцсетях.
-
15 апрель - Экологик белем көне.
15.04.2020
Тирә-юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау - бүгенгесе көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе дисәк тә, ялгышмабыз. Табигатьне саклау турында балаларга кечкенәдән үк сөйләп, аңлатып торырга кирәк. 15 апрель - экологик белем көне. Бүген 2-4 класс укучылары белән дистанцион уку аша әлеге көнгә багышланган класс сәгате булып узды. Класс сәгате укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Дистанцион белем бирү
14.04.2020
Мәктәпләрдә дистанцион белем бирүнең беренче атнасы сизелмичә үтеп китте. Хәзерге вакытта дистанцион белем алуның төп шарты- заманча таләпләргә җавап бирә ала торган компьютер техникасы, интернет челтәре булу. Интернет укучыларга компьютер ярдәмендә электрон китаплар, энциклопедияләр, гомумән күп төрле мәгълумат белән эшләргә мөмкинлек тудыра. Мәктәбебездә дистанцион белем бирү оешкан төстә дәвам итә, дәресләр кызыклы һәм файдалы итеп оештырыла. Укучыларга һәм укытучыларга укуларында һәм хезмәтләрендә зур уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы
13.04.2020
Мәктәптә дистанцион режимда ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Укытучылар белем бирү системасының үзенчәлекле яклары, предметларны укыту өлкәсендә кулланыла торган мәгълүмати технологияләрнең өстенлекле яклары, интернет сайтлар һәм платформаларда эшләүнең тәртипләре турында сөйләделәр. Ата-аналар дистанцион укытудагы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
12 АПРЕЛЬ – Космонавтика көне
11.04.2020
Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 елның 12 апрелендә бөтендөньяны шаккатырган вакыйга була. Бу көнне совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» орбиталь космик кораблендә Җир шарын әйләнеп чыга. Бу бер әйләнешкә 108 минут сарыф ителә.
Тышта яз иде Юрий Гагарин Ул, галәм гизеп
Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште
Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә
Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле!
Кеше галәмдә! Таулар,елгалар,
Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм:
Димәк, ул аның Дала һәм кырлар
Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.
Беренче космонавт булып батыр, кыю, тәвәкәл кеше генә була ала иде. Гагарин нәкъ шундый кеше булды. Аның характерындагы шундый сыйфатлар гына зур бурычны каушамыйча башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. 1961 елның 14 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Ю.А.Гагаринга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күкрәгенә Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тагыла. Шулай ук «Очучы-космонавт» исеме лаек була. 1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Космонавтика көне булдырыла. Ә 1968 елдан ул дөньякүләм бәйрәмгә әверелә. Бенең мәктәп укучылары бәйрәм көне уңаеннан рәсем конкурсында, тәрбия сәгатьләрендә актив катнаштылар.
-
Всемирный день здоровья
07.04.2020
Здоровье — бесценное богатство каждого человека в отдельности, и всего общества в целом. При встречах и расставаниях с близкими нам людьми мы всегда желаем им хорошего здоровья, потому что это — главное условие полноценной и счастливой жизни.