Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Батырлык" дәресе 13.09.2017

Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы класс укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Р.Р. җитәкчелегендә М.Мәһдиев музеена “Батырлык” темасына багышланган дәрескә бардылар. “Батырлык” дәресен музей җитәкчесе Габидуллина Халидә алып барды. М.Мәһдиевнең классташы, “Хезмәт ветераны” Газизова Минзада апа дәрестә укучыларны сугышта үлеп калган биш ир-егет туганы турындагы истәлекләр белән таныштырды. Ул музейга туганнарының исемнәре язылган “Хәтер” китабын бүләк итте. Шулай ук М.Мәһдиев турындагы истәлекләр белән дә уртаклашты. Дәрес ахырында Минзада апа һәркемгә тыныч тормыш, якты киләчәк, имин көннәр теләде. Музей җитәкчесе Халидә Габидуллинага истәлекле очрашу үткәргән өчен зур рәхмәт.
-
Имтиханга әзерлек башланды 11.09.2017

9 нчы класс укучыларының урак өсте башланды. Ныклап имтиханга әзерләнә башладылар. Сайланма имтихан- география фәненнән Сәгыйдуллина Ч.Р.концультация үткәрә.
-
Инспектор белән очрашу 07.09.2017

Бүген укучылар белән очрашуга район администрациясенең әйдәп баручы белгече, мәктәпләр инспекторы Нигъмәтуллин М.К. килде. Ул укучыларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртте, "Экстремизмга - юк!" айлыгы барышында укучылар белергә тиешле мәгълүматларга тукталды, киңәшләрен бирде. Әлеге очрашу укучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы булды.
-
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2017

-
Белем көне!
01.09.2017
-
"Помоги собраться в школу" 14.08.2017

11 августа 2017 года в Сикертанской основной общеобразовательной школе прошла республиканская акция «Помоги собраться в школу». На праздник были приглашены будущие первоклассники из нуждающихся семей, которым были вручены портфели со школьными принадлежностями. Главными гостями праздника были –заместитель начальника МУ «Управление образования» Ситдикова З.И., глава Сизинского сельского поселения Гульфия Мансуровна. Они лично вручили детям школьные ранцы и поздравили их с началом учебного года, пожелали им успехов в учёбе и больших достижений в будущем. В завершении праздника учителя пригласили первоклассников на экскурсию по школе.
-
Шау чәчәкле мәктәп
02.08.2017
Мәктәбебез нинди матур,
Шау чәчәккә күмелгән.
Чалма гөлләр һәм розалар
Балкып тора ерактан.
-
Мул уңыш
01.08.2017
И суганы, суганы,
Сарымсакны күр әле.
Шушындый мул уңышны
Сикертәнлеләр үстерде.
-
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе
31.07.2017
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе,
Кура-карлыган өлгергән.
Мул уңышка балалар да
И куанган,сөенгән!
-
Мәктәп яңа уку елына әзер.
29.07.2017
Педагогик коллектив, техник хезмәткәрләр һәм укучылар көче белән мәктәпнең эчендә һәм тирә-ягында төзекләндерү, тәртипкә китерү эше алып барылды.











