Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Бакча эшләре дәвам итә 18.05.2020

Мәктәп бакчасында язгы утырту эшләре дәвам итә. Бүген укытучылар һәм техник хезмәткәрләр кәбестә утырттылар.
-
Укучыларга продукция пакеты өләшенде 16.05.2020

Мәктәбебез укучылары бүген чираттагы ярдәмне алды. Барлык укучыларыбызның әти-әниләренә азык -төлек пакеты тапшырылды. Әти-әниләр рәхмәт сүзләрен житкерде.
-
ТАССРның 100 еллыгы 15.05.2020

Бүгенге тәрбия сәгатьләре ТАССРның100 еллыгы, Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан узды. Укучыларыбыз бу истәлекле даталар аша республикабыз уңышлары, районыбыз сулышы, яңалыклары белән таныштылар.
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2020

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан авылыбызда батыр сугышчыларыбыз истәлегенә венок салынды. Мәңгелек Дан, Сезгә, Солдатлар!
-
Җиңү варислары
08.05.2020
Мәктәбебез укучылары "Җиңү варислары" акциясенә кушылды. Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле дуслар! Ил күгебез аяз, көннәребез тыныч булсын!
-
Җиңү варислары 08.05.2020

Мәктәбебез укучылары "Җиңү варислары" акциясенә кушылды. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән!
-
Эковесна 2020 04.05.2020

Мәктәбебез "Эковесна 2020" конкурсында Экологик сукмак буйлап виртуаль экскурсия тәкъдим итте. Биология-география укытучысы Хадиева Р.Р. җитәкчелегендә укучылар онлайн режимда сәяхәткә чыктылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Афәрин укучылар!
-
Агач утыртабыз 29.04.2020

Укучылар йорт тирәләрендә, бакча , су буйларында агач утырту белән шөгыльләнәләр. Бу акциядән укытучылар да читкә калмады.
-
Җиңү открыткалары 28.04.2020

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.Укучыларыбыз ветераннарыбызның батырлыкларын хөрмәтләп, кул һәм йөрәк җылыларын кушып Җиңү открыткалары ясауны дәвам итәләр. Дан Сезгә, Дан, Җиңү китергән бөек Солдатларыбыз !
-
Туган тел көне 25.04.2020

26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә бик күп чаралар үтте. Бүген "Туган тел көне" уңаеннан мероприятиеләр һәм тәрбия сәгатьләре узды.Укучылар әлеге чараларга калфак һәм түбәтәйләрдән матур итеп киенеп керделәр.
















