Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Җәйге каникуллар дәвам итә 08.07.2024

Шактый нык эсселэрдэн сон, мэктэп бакчасында жэйге эшлэр дэвам итэ. График буенча хэр класстан укучылар, хезмэт чирегендэ практикаларын утэргэ, диеп эшкэ ашыга. Чонки хэр укучы узенен башкарасы эшенэ жаваплы карый. Башларында кепка, косынка, эшлэпэлэр, кулларында перчаткалар, жинелчэ рэхэт киемнэрдэн, горлэшеп эшлэп, беседкаларда утырып гаплэшеп ял итеп алып коннэрнен уткэне дэ сизелми кала. Саф hава, жылы, матур кон, хэм хичшиксез хезмэткэ ойрэну. Авыр булып тоелган эш атнасы куз - ачып йомганчы узып та китэ. Барысы да балачак китабы битлэрендэ истэ каласы шаян - шук вакытлар.
Буген дэ бер торкем укучылар ялт итеп, хэрберсе узенэ йоклэнгэн эшне башкардылар. Кемдер су сипте, кемдер бэрэнге чубен утады, кемдер чэчэклекне матурлады, бик тырышып сарымсак унышын жыярга керештек. Бердэм хезмэтнен унышы да мул булсын, дигэн телэктэ бергэлэп тырышуны дэвам итэбез. -
Чыгарылыш-2024 29.06.2024

Чыгарылыш-2024
28 июнь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. 6 укучыбыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алды , шуларның 3 се- мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Укучыларыбыз БДИ не югары балларга тапшырды. Киләчәктә укучыларыбызның барлык уй-хыяллары чынга ашсын иде! Ә химиядән 100 баллга бирүче укучыбыз Абдуллин Илнур мәктәп диварларында "Йолдызлар аллеясе"ндә үз йолдызын кабызды. -
Чыгарылыш -2024 29.06.2024

Чыгарылыш-2024
28 июнь көнне 9 класс укучыларының чыгарылыш бәйрәме булып узды. 12 укучы кулларына беренче документ- аттестатларын алдылар. Укучыларыбызга киләчәктә барлык хыялларының чынга ашуларын, үзләре теләгән уку йортларына кереп, чын кешеләр булып җитешүләрен телибез! -
Мәктәп бакчасында җәйге эшләр 29.06.2024

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Бүген мәктәбебез ир-егетләре мәктәп яны территориясен чабу белән шөгыльләнделәр. Җәйге практика үтүче укучылар мәктәп бакчасында бик тырышып эшлиләр.
-
Сау бул лагерь 21.06.2024

Бүген безгә кунакка Ильдан исемле егетнең туган көне уңаеннан аниматорлар килде. Алар балалар белән бергә уйнадылар-көлделәр, җырладылар-биеделәр. Менә шулай уйнап-көлеп, ял итеп безнең лагерь үтеп тә китте. Саубуллашыр чакта җитте. Флагларыбыз төште. Сау бул лагерь. Тыныч яллар! Киләсе елларга кадәр.
-
22 июня - День памяти и скорби 20.06.2024

Бүген лагерьда "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне" билгеләп үтелде. Мәктәбебез советнигы Самигуллин Ф.Ф. бу көн турында видеороликлар тәгъдим итте, сугыш ничек башлануы, этаплары, күренекле шәхесләр турында сөйләде һәм билгеле Җиңү көне турында да сөйләп үтте. Ахырдан сугыш турындагы сораулардан викторина булды. Балалар күп мәгълүмәт алдылар. Табигатькә чыккач балалар кыр чәчәкләре җыйнап авылыбыз уртасындагы сугышта һәлак булган авылдашларга куелган памятникка үз куллары белән җыйган чәчкәләрне салдылар.
-
Наша гордость! 18.06.2024

Сегодня на аллее славы "Звезды Арска" зажглась еще одна звезда-звезда МБОУ "Шушмабашская СОШ" Абдуллина Ильнура Раушановича! Ильнур, ты гордость нашей школы! Пусть все твои заветные мечты сбудутся!!!
А также сегодня прошло чествование олимпиадников республиканского, международного уровня. Поздравляем всех наших олимпиадников с их победами! -
Тагын бер көн артта 17.06.2024

Җәйге мәктәп яны лагерыбызның 17 көне дә үтеп китте. Көннәр матур тора, балалар куанып-шатлапып йөриләр. Хәр иртән музыка астына зарядка ясыйбыз, тәмле итеп ашап, авылыбызның төрле матур һәм истәлекле урыннарына сәяхәт кылабыз. Көн үзәгендә салкынча урында кинофильм карыйбыз. Шулай бик күңелле үтә лагерыбыз.
-
Лагерьның 15 көне
15.06.2024
Бүген лагеребезда "Җил" көне һәм ""Прогулка" көне үткәрелде. Иртәнге тәмле ашлардан соң әлеге темаларга кызыклы викторина үткәрелде. Балалар тапкырлыкта көч сынаштылар. Аннары спортплощадкада хәрәкәтле уеннар уйнап , тәрбияче апа абыйлар белән көч сынаштылар. Бүгенге көн һич сизелмичә узып та китте.
-
Лагерьның тагы бер көне сизелми үтеп китте 14.06.2024

Бүген "Күбәләкләр" лагерена йөрүче балалар спортплощадкада күңелле уеннар уйнадылар, мәктәп бинасы эчендә дә Гүзәл Руалевна хәзерләгән мавыктыргыч уенда катнаштылар, рәсемнәр ясадылар. Тагын бер көн сизелми дә үтеп китте. Эх, рәхәт балачак! Мәңге күңелләрдә калачак!!!
















