Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Бездә бүген чыршы бәйрәме. 28.12.2018

Безнең бакчада бүген бик матур чыршы бәйрәме булды.Кыш бабай һәм Кар кызы ,Убырлы, аюлар ,куяннар безнең бәйрәмгә килделәр.Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына җырладылар,биеделәр,матур шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә әз.,уртан. ,кеч.зурлар гр.) 25.12.2018

Тема :Яңа ел чыршысы.
Максат :Кәгазьдән симметрияле һәм кәгазьне гармошка итеп бөкләп бер үк төрле предметны берничәне кисәргә өйрәтү;кайчы белән дөрес кисү,чиста,пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту.Башлаган эшне ахырына җиткерә белү,эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрә,бәя бирә белергә өйрәтү. -
"ГОЛОСОК" бәйгесендә катнаштык. 18.12.2018

Арчаның 1 номерлы балалар бакчасында үткәрелгән "Голосок" бәйгесендә безнең балалар бакчасыннан Вафина Дилә катнашты.Ул үзенең матур җырын башкарып,мактау грамотасы алып кайтты.Аңа алдагы көннәрендә дә уңышлар телибез!
-
Кар сыннары ясап куйдык. 17.12.2018

-
Кар кызы һәм Кыш бабай безгә кунакка килгән. 17.12.2018

-
Яңа елга әзерләнәбез. 14.12.2018

Тиздән Яңа ел җитә.Без дә Яңа елны түземсезлек белән көтәбез.Бүлмәләрне бизибез,матур җырлар ,биюләр ,шигырьләр өйрәнәбез.
-
Адымнар нык,юллар имин булсын! 12.12.2018

Безнең балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Шушы максат белән безнең балалар бакчасында ачык шөгыль үтте. Бу шөгыльгә район ЮХИДИ бүлегеннән Мухаметзянова Энҗе Газизовна чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
-
Ут белән шаярырга ярамый! 10.12.2018

Бүген безнең балалар Арча янгын сүндерү бүлегендә эшләүче Әхмәтов Илгиз абыйлары белән очраштылар. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде,янгынның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатты , ут белән сак эш итәргә өйрәтте.
-
1-10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы. 07.12.2018

Инвалидлар декадасы уңаеннан без дә Шекә авылында гомер итүче Габдрахманова Разыя апаның хәлен белергә бардык.Ул 5 яшеннән бер аяксыз калган . Аңа матур шигырьләр сөйләдек,җырлап күрсәттек.Без килгәч аның да кәефләре күтәрелеп китте.Аңа саулык -сәламәтлек,озын гомер телибез.
-
Кисеп-ябыштыру(уртанчылар,зурлар,мәк.әзерлек төркеме) 03.12.2018

Тема :Ирекле.
Максат: кәгазьдән төрле симметрияле предметлар кисеп алырга өйрәтү; пөхтә итеп ябыштыру күнекмәсен ныгыту; вак детальләр, өстәмә бизәкләр белән тулыландырасы килү теләге булдыру.







