Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 16.03.2016

Тема : Үзең теләгән картинаны кисеп ябыштыру.
Максат :Катлаулы булмаган сюжет уйлап табу,кисү алымнарын камилләштерү өстендә эшне дәвам итү, әзер эшләргә бәя куярга өйрәтү,иҗадилыкларын үстерү. -
Җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз. 15.03.2016

Җырлы-биюле уеннар балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур.Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса,бала өчен уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
-
Суган утырттык. 14.03.2016

Бурычлар:
1.Баларларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.2.Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.3.Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү;суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру. -
Саф һавада физкультура эшчәнлеге . 11.03.2016

Максат : Балаларда җитезлек,игътибарлылык,сакчыллык,үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.Туплы биремнәрдә җитезлекне, төз атуларын үстерү.Балаларны йөгерергә күнектерү.Хәрәкәтле "Ал кирәк,гөл кирәк" уенын оештыру.Үз командаң өчен җан ату,тырышу,чын күңелдән бирелеп уйнау сыйфатлары тәрбияләү.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әвәләү эшчәнлеге. 10.03.2016

Тема : Кувшин.
Максат :Бер кисәк пластилиннан ,шомарту , бөгү алымнарын кулланып ,кувшин ясау алымнарын өйрәтү.Чиста ,пөхтә эш итә алуларына ирешү.Җиһаз :Кувшин ,рәсемнәр ,пластилин ,такта ,салфетка. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге. 09.03.2016

Балаларны Ү,ү хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.Бер сүзнең моделен икенче сүзнең моделенә үзгәртә белү күнекмәләрен ныгыту.Балаларның хәтерен һәм игътибарын үстерү.Балаларда күп белү ихтыяҗы тудыру.
Кул .күл,сүз,сүзлек. -
"Алтын алмалар "әкиятен сәхнәләштердек. 04.03.2016

- әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;
- бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
-әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
Бүген бездә Әниләр бәйрәме ! 03.03.2016

Бүген безнең бакчада Әниләр бәйрәме үтте.
Әниләргә сыенабыз
Кайгыда, шатлыкта да.
Әниләрнең күңелләре
Сыйдыра барысын да.
Әни кебек мәрхәмәтле
Буласыбыз бик килә.
Ярамый тап төшерергә
Шушы бөек исемгә.
Әниләрнең тынычлыгын
Кирәк түгел бозарга.
Балаларның төп бурычы –
Ана сүзен тыңлауда.
Әни безне саклап тора
Зур хаталар ясаудан.
Баш хәрефләр белән кирәк
«Әни» сүзен язарга!
Әниләргә ихтирамлы
Булыйк гомер – гомергә.
Сакланмасын үпкә, рәнҗеш
Әнкәйләрнең күнелендә.
-
Хәзерлек төркемендә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 02.03.2016

Тема : Күңелле яз.
Максат : Төрле формадагы аерым өлешләрне кисеп катлаулы булмаган сюжет төзү,бер-берсенең фикере белән килешеп, күмәк эш эшләү,уисү алымнарын камилләштерү өстендә эшне дәвам итү, пөхтә итеп ябыштыру күнекмәсен ныгыту,Эшләгән эштән куаныч таба белергә өйрәтү. -
Язның беренче көне белән! 01.03.2016

Язның беренче көне белән котлыйбыз!Яз көне кебек матур булыйк ,яз кояшы кебек балкып яшик, эшләрегездә һәм тормышыгызда уңышлар, кайгы-хәсрәтсез аяз көннәр телибез.







