МБОУ «Арская начальная общеобразовательная школа №4»
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Цветочная, д.22.А |
Телефон: | +7(843)-663-44-24 |
E-Mail: | ashkola4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АНОШ №4" |
Руководитель: | Нигеметзянова Зульфия Хайсаровна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 53 |
У нас учат: | 5 |
-
"Без бергә” балалар сәнгате милли фестиваленең балалар иҗаты күргәзмә этабы 05.03.2021
Кичә “Без бергә” проектының бер этабы- укучыларның кул эшләре белән таныштыру күргәзмәсе булып узды . Безнең мәктәп коллективы укучылар тарафыннан Тукай әсәрләре сюжетлары буенча ясалган кул эшләре тәкъдим итте. Төрле юнәлешләрдә оештырылган фестивальләр матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итеп, начар ниятләргә урын калдырмауны күз уңында тота. Үзенчәлекле талантларны ачу, аларны халыкка таныту да игътибар үзәгендә. Безнең мәктәбебез дә шундый үзенчәлекле талантлы балаларга бай булуы белән горурлана. Бүген шәһәрәребездә район күләмендә үткәрелгән халык иҗаты буенча "Без бергә" балалар милли фестивалендә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. (татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Г.Ә., сыйныф житәкчеләре : Нигъмәтҗанова З.Х., Миндубаева Р.Ш., Йосыпова Й.Ф., Әхмәтгалимова Р.Ш.)
-
"Без бергә"балалар милли фестивалендә "Тамчылар"бию коллективы чыгышы 04.03.2021
Район күләмендә уткәрелгән халык иҗаты буенча "Без бергә"балалар милли фестивалендә "Тамчылар"бию коллективы чыгыш ясады. "Хореография" номинациясендә укучыларыбыз татар халыкы биюен башкардылар.Безнең мәктәптә бию түгәрәге сентябрь аеннан башлап эшләп килә. Монда барысы 25 бала йөри. Шушы вакыт эчендә бу түгәрәккә йөрүче балалар үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә зур уңышларга ирештеләр, бик күп биюләр өйрәнделәр. Бүгенге " Без бергә" конкурсы да укучыларыбыз өчен зур сынау булды.Чөнки бүгенге конкурста катнашу ул, бию түгәрәгенә йөрүче һәрбер бала өчен зур җиңү, чын бәйрәм!Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәткән.Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете,ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тә ачыла.Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән биюләр талант ияләренең күңел җылысын халыкка җиткерә кебек.Халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен белүебез белән без бик горурланабыз. Җитәкчесе: Галаветдинова А.Г., Йосыпова Й.Ф.
-
"Без бергә" исемле балалар сәнгатенен милли фестиваленең әдәби сүз этабы 04.03.2021
Арча КФҮ үзәгендә "Без бергә районкүләм фестиваленең "Әдәби сүз" этабында укучыларыбыз халык әкиятләре сөйләп катнаштылар.
Ибраева Әдилә- мордва халык әкияте " Эт үзенә ничек иптәш тапкан", Дорохова Амелия - мари халык әкияте "Булган керпе". ( сыйныф җитәкчесе Миндубаева Р.Ш.)