Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Әти-әниләр өчен киңәшләр!
02.02.2015
1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аның дөньяга килүенә сәбәп булдыгыз, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешенең тууына сәбәп булачак.
-
Без уенга әзер! (Татар халык уеннары белән танышу)
31.01.2015
1. “Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә...
-
Чыныктыру күнегүләре
30.01.2015
«Күңелле песи балалары»
1. «Песи балалары йоклый». Балалар үзләренә уңайлы итеп яталар, күзләре йомылган.
2. «Уяндык, сузылдык». Песи балалары уяна, сузылалар, бер яктан икенче якка әйләнәләр (тәгәриләр), кулларын өскә сузалар.
3. «Эзләр буйлап йөр». Әйдәгез юл буйлап йөрик, эзләргә басып үтик.
4. «Песиләр йөри». Дүртаяклап йөрү, башны күтәреп алга карап бару.
5. «Йөгерәбез». Песи балалары йөгерергә ярата. (Җиңелчә йөгерү).
6. «Песиләр юына». Борынны, авызларын, бит очларын,күзләрен юган хәрәкәт ясау.
-
2015 ел-Парклар һәм скверлар елы
26.01.2015
2015 ел –Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы хактагы Указга кул куйган.
-
Милли бизәкләр белән танышу
23.01.2015
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән,
Бизәкләре көмешләргә,
Энҗеләргә күмелгән...
Бу нәрсә?
- 2015 год объявлен Годом литературы 19.01.2015 13 июня 2014 года Владимир Путин подписал указ о проведении Года литературы в России в 2015 году.
-
Кышкы саф һава - тәнебезгә дәва!
09.01.2015
Төсен үзгәртми бер дә,
Гел яшел күлмәк кия.
Матур бизәнеп, һәр елны
Безгә кунакка килә.
Кем ул?
-
Яңа 2015 нче ел белән!!!
31.12.2014
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын!
- Яңа елны каршы алдык! 29.12.2014
-
Карлы сыннар
22.12.2014
Кыш – карлы уеннар, тау шуулар вакыты. Кардан сыннар да ясап куйсаң, тагы да күңеллерәк була. Безнең балалар бакчасы территориясе дә Яңа ел бәйрәме алдыннан әкияти ишегалдына әйләнде!