Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
Телефон: | 8(937)5213428 |
E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Кошлар ашатабыз!!! 11.01.2019
Елдагыча быел да кошлар өчен җимлекләр куйдык.Кошлар кышын ярдәмгә мохтаҗ.Алар турында без һәрвакыт кайгыртып торырга телибез.Чөнки кошлар- безнең дусларыбыз.
-
Бездә чыршы бәйрәме!!! 29.12.2018
Ниһаять зарыгып көткән чыршы бәйрәме көне дә килеп җитте.Һәр бала күз явын алырлык итеп киенеп,җырлар-биюләр,шигырьләр өйрәнеп күтәренке кәеф белән бәйрәмгә килде.
-
Кул эшләмәләреннән эшләмә!!! 26.12.2018
Елдагы традициягә тугры калып бакчабызда яңа ел бәйрәменә багышланган кул әшләмәләре күргәзмәсенә старт бирелде.Бакчага йөрүче күпчелек баланың әти-әниләре анда активлык күрсәтте.Балалар бакчасы исеменнән һәрберсенә рәхмәт белдерәбез.
-
Бездә ЮХИДИ көне!!! 21.12.2018
Бүген бездә "Кызыл,сары,яшел" дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә үтте.Кичәдә район ЮХИДИ бүлекчәсеннән инспектор да катнашты.
-
Голосок конкурсында!!! 18.12.2018
Районда узучы "Голосок"балалар җыры конкурсында безнең балалар бакчасыннан Валиева Гәүхәр һәм Габдрахманов Дамир катнаштылар.Алар "За стремление к победе"номенациясенә лаек булдылар.Котлыйбыз! Киләчәктә җиңүгә омтылыш кына ясап калмыйча җиңүләрен телибез.
-
Кар сыннары бәйрәм көтә!!! 17.12.2018
Узган атнада яуган йомшак кардан кар сыннары әвәләп ясадык.Һәм аларны ачык төсләргә буяп та куйдык.Кыш бабайны каршы алырга әзер.
-
Кар сыннары ясарга әти-әниләр дә булышты. 12.12.2018
Бүген без кар сыннары ясадык.Әти-әниләр дә ярдәмгә килгәч эш тә гөрләп барды,сыннар да кызыклырак килеп чыкты.Без аларга бик рәхмәтле.
-
Әвәләү эшчәнлегендә!!! 10.12.2018
Әвәләү шөгелендә уртанчы һәм кечкенәләр куян,зурлар кар бабай ,мәктәпкә әзерлек төркемнәре гимнастика ясаучыны әвәләп ясадылар.
-
Кар бөртекләрен күзәтү!!! 07.12.2018
Без саф һавага чыккач табигатьтәге һәрбер үзгәрешне күзәтеп барырга тырышабыз.Бүген дә салмак кына кар явып торган карны күзәтеп иң матур кар бөртеген эзләдек
Ә алар һәрберсе искиткеч матур һәм бер-берсен һич кенә дә кабатламыйлар икән.Кар бөртеге турында без менә шундый нәтиҗә ясадык.
-
Саф һавада уеннар !!! 05.12.2018
Кыш килүгә,беренче карга чын күңелдән сөенүчеләр әлбәттә балалар инде.Кыш бит үзе дә юмарт,балаларны йомшак кары,көзгедәй бозы,бәйрәмнәре белән әледән-әле куандырып тора.Бүген дә балалар саф һавада яңа карда туйганчы уйнап,боздан төрле фигуралар ясап рәхәтләнеп күңел ачтылар.