• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Арская средняя общеобразовательная школа №7" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 7нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, Арский район, д. Старый Айван, ул Молодежная 1 Б
Телефон: +7(843)-663-60-57
E-Mail: Stc.Ars@tatar.ru; Sch1458_06@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Арская СОШ №7"
Руководитель: Хидиятуллин Фаниль Фанисович
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 412 (МБОУ "АСОШ №7" - 373; филиал АНОШ №4 - 34; филиал Янга-Салская НОШ - 5
У нас учат: 38

Новости

Татар теле семинары.

Опубликовано: 22.01.2020

22нче гыйнвар көнне Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды.

   Мәктәп директоры Исмәгыйлев Ирек Радил улы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Галимова Рәмзия Гали кызы  укытучыларны сәламләделәр.  Мәктәп тарихы һәм  бүгенге торышы турында сөйләде.

   Кунаклар мәктәбебездә оештырылган “Үсеш ноктасы”, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы”, “ТАССР оешуга 100 ел”, “Арча районы оешуга 90 ел” күргәзмәләре белән таныштылар. Иҗади эшләүче, хезмәт укытучыбыз Зыятдинова Альбина Альберт кызының кул эшләре белән кызыксындылар һәм бик теләп мастер – класста катнаштылар. Алъяпкычларга милли  бизәкләр төшерделәр.

   Беренче категорияле укытучы Шәмсетдинова Лилия Илдус кызы 5нче сыйныфта “Бәхет ул- тормыш, яшәү” Р.Вәлиеваның “Бәхет”  һәм Ф.Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен анализлау, югары категорияле укытучы Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы 7нче сыйныфта И.Газиның “Йолдызлы малай” хикәясен анализлау. Сугыш чорында балалар батырлыгы  темалары астында ачык дәресләр бирделәр. Бу дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруның төрле ысулларын, алымнарын күрделәр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның фәннәрне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды.

   Югары категорияле укытучы Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы “Кейс методы аша әдәби әсәрләрне анализлау” , югары категорияле укытучы Файзуллина Алсу Мостафа кызы  “Белемлелекнең чиге юк” Туган тел дәресләрендә “Кроссенс” алымын куллану исеме астында  үткәргән мастер-класслар  чын осталык мәктәбе булды. Анда укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде.  

    “Мәктәп күгендә балкып янучы йолдызлар” исеме астында әдәби журнал  -мәктәбебезнең сәләтле укучыларын яктырткан чара иде.

   “Без тарихта эзлебез” мәктәпнең авыл һәм төбәк тарихына багышланган музеенда булу да онытылмаслык хатирәләр калдыргандыр.

   Семинарда катнашучылар аның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар, зур рәхмәтләрен белдерделәр, коллективка уңышлар теләделәр.

 




К списку новостей