МБУ ДО «Дворец школьников Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Сызгановых, д. 20 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-65 |
| E-Mail: | Dvorec.Arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "ДШ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гиниатуллин Руслан Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 2066учащихся. |
| У нас учат: | 21-основных педагогов , 25 -совместителей |
Новости Арского Дворца школьников
Шашка ярышлары
Опубликовано: 05.01.2018
1-2 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Яңа Кырлай мәктәбеннән Ландыш Гәлимуллина. Икенче урында Кәче мәктәбеннән Кристина Ефимова, 3 нче урынны Арчаның 1 нче мәктәбеннән Эльвина Сабирова яулады.
Малайлар арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакиров яулады. Икенче призлы урында Кәче мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин. Носы мәктәбеннән килгән Фәннүр Рәхмәтуллин 3 нче урын бирелде.
3-4 нче сыйныф кызлары арасында иң көчлесе- Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова. 2 нче, 3 нче урыннарда Кәче мәктәбеннән Зәринә Гыйльметдинова һәм Арчаның 2 нче мәктәбеннән Ралина Хәбибуллиналар.
Малайлар арасында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады. 2нче, 3нче урыннарны Арчаның 2 нче мәктәбеннән Булат Хәлиуллин һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Әхтәм Зарипов бүлештеләр.
5-7 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Кәче мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева. Түбән Аты мәктәбеннән Алинә Шәмсиева һәм Лесхоз мәктәбеннән Нәргизә Зиннатовалар 2 нче, 3 нче призерлар булдылар.
Егетләр арасында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Динияр Моратов җиңеп чыкты. Яңа Кырлай мәктәбеннән Илназ Закиров 2 нче урында. Носы мәктәбеннән Илшат Сафиуллин 3 нче.
8-11 нче сыйныф кызлары арасында беренче баскычка Арчаның 2 нче мәктәбеннән Чәчкә Зәйнуллина күтәрелде. Яңа Кырлай мәктәбеннән килгән Фирүзә Минҗанова 2 нче урынны яулады. Яңа Кишет мәктәбеннән Диләрә Гайфуллина 3 нче урында.
Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-Яңа Кишет мәктәбеннән Салават Сабирҗанов һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шигаповлар.
Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.
Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урында Арчаның 3 нче мәктәбе.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче, Яңа Кишет мәктәбе 2 нче, Носы мәктәбе 3 нче урыннарны алдылар.
Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе. Арчаның 2 нче һәм Арчаның 1 нче мәктәпләре 2 нче, 3 нче урыннарны яуладылар.
К списку новостей






