МБУ ДО «Дворец школьников Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Сызгановых, д. 20 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-65 |
| E-Mail: | Dvorec.Arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "ДШ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Гиниатуллин Руслан Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 2066учащихся. |
| У нас учат: | 21-основных педагогов , 25 -совместителей |
Новости Арского Дворца школьников
Шашка ярышлары
Опубликовано: 01.11.2017
1-2 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Яңа Кырлай мәктәбеннән Ландыш Гәлимуллина . Икенче урында Шушмабаш мәктәбеннән Иркә Сәмигуллина, 3 нче урынны Арчаның 7 нче мәктәбеннән Эльвина Шәфикова яулады.
Малайлар арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакиров яулады. Икенче призлы урында Шушмабаш мәктәбеннән Кәрим Йосыпов. Иске Чүриле мәктәбеннән килгән Ильяр Гарифуллинга 3 нче урын бирелде.
3-4 нче сыйныф кызлары арасында иң көчлесе- Ашытбаш мәктәбеннән Рәзилә Ситдикова. 2 нче, 3 нче урыннарда Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова һәм Арчаның 2 нче мәктәбеннән Ралина Хәбибуллиналар.
Малайлар арасында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады. 2нче, 3нче урыннарны Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрах-манов һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Әхтәм Зарипов бүлештеләр.
5-6 нчы сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Шушмабаш мәктәбеннән Айгөл Фәттахова. Кәче мәктәбеннән Гүзәл Гәләветдинова һәм Ашытбаш мәктәбеннән Адилә Сираҗиевалар 2 нче, 3 нче призерлар булдылар.
Егетләр арасында Носы мәктәбеннән Илнур Абдуллин җиңеп чыкты. Шушмабаш мәктәбеннән Илдар Гобәйдуллин 2 нче, Яңа Кырлай мәктәбеннән Илназ Закиров 3 нче урында.
7-8 нче сыйныф кызлары арасында беренче баскычка Арчаның 7 нче мәктәбеннән Карина Гайнетдинова күтәрелде. Кәче мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева 2 нче урынны яулады. Яңа Кырлай мәктәбеннән килгән Зәринә Фәхриева 3 нче урында.
Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-Арчаның 7 нче мәктәбеннән Даниил Лексин һәм Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Әүхәдиевлар.
Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.
Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урында Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче, Носы мәктәбе 2 нче, Утар Аты мәктәбе 3 нче урыннарда.
Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе. Шушмабаш һәм Ашытбаш мәктәпләре 2 нче, 3 нче урыннарны яуладылар.
Призлы урыннарны алган укучыларны, мәктәпләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин), балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.
К списку новостей






