Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Новокинерский Дом детского творчества" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы "Яна Кенәр балалар иҗаты Йорты" өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | "422031, Республика Татарстан, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Серп и молот, д. 55/Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Яна Кенәр авылы, Урак-Чүкеч урамы, 55 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-13-77 |
| E-Mail: | ddt.Kiner@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "НДДТ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Камалиева Гульчачак Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 968 учащихся |
| У нас учат: | 11-основных педагогов, 21-совместителей |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Новокинерский Дом детского творчества" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы "Яна Кенәр балалар иҗаты Йорты" өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Каз өмәсе" 03.12.2015

Өстәмә белем бирү педагоглары Нуриева Г.Ф. һәм Латыпова Р.Н. түгәрәкләргә йөрүче балаларга "Каз өмәсе" бәйрәмен күрсәттеләр. Өмәдә катнашучылар каз йолкыдылар һәм матур итеп күңел ачтылар.
-
Дартс буенча ярыш 02.12.2015

Балалар иҗаты Йортына түгәрәкләргә йөрүче балалар арасында дартс буенча ярыш уздырылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - Галимҗанов Ирек
2 урын - Хадиева Регина
2 урын - Ермакова Илүзә
3 урын - Салихҗанова Гөлназ
-
Туган якны өйрәнү музеенда 01.12.2015

Бүген Ашытбаш урта мәктәбендә "Хореография" түгәрәгенә (җитәкчесе Абуллаҗанова Г.Г.) йөрүче балалар музейга экскурсиягә килделәр.
-
Җырларымның иң матуры сиңа, әнием! 27.11.2015

Бүген "Лөйсән" бию коллективына йөрүче балалар әниләрен бәйрәм белән котлап бик матур кичә үткәрделәр. Алар әниләре белән командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә кызлар командасы җиңү яулады. Чараны өстәмә белем бирү педагогы Хакимова Л.Ф. оештырды.
-
Котлыйбыз!
26.11.2015
Рәсем һәм дизайн" түгәрәгенә йөрүче Галиева Диана (җитәкчесе Ахметзянова Р.А.) район күләмендә уздырылган "Тукай эзләреннән..." исемле фоторәсем - сәяхәт, рәсем конкурында 3 урын яулады. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Терроризмга - юк!
24.11.2015
Бөтен дөньяда барган вакыйгаларга нигезләнеп барлык коллективны һәм түгәрәкләргә йөрүче балаларны терроризмга кагылышлы булган саклык чаралары һәм күрсәтмәләр белән таныштырылды. Һәрбер өстәмә белем бирү педагогы үз группаларында бу темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрде.
-
Туган якны өйрәнү музеенда 20.11.2015

Туган якны өйрәнү музеена Шекә башлангыч мәктәбе һәм 2 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр. Аларны музей җитәкчесе Латыпова Р.Н. авылыбыз тарихы белән таныштырды. Сәяхәт балаларга бик ошады.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 19.11.2015

Өстәмә белем бирү педагогы Вильданова Г.Ш. җитәкчелегендәге Шекә башлангыч мәктәбендә эшләп килүче "Мәктәп театры" түгәрәгенә йөрүчеләр балалар иҗат Йортында "Урманның дуслары" дип аталган спектакль күрсәттеләр. Спектакль барлык балаларга да бик ошады.
-
Котлыйбыз!
17.11.2015
Өстәмә белем бирү педагогы Вильданова Г.Ш. җитәкчелегендәге "мәктәп театры" түгәрәгенә йөрүче Худойдодова Манижа республика күләмендә уздырылган "Минем яраткан укытучым" конкурсында 2 урын яулады. Аны зур җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
Подготовка конкурсу 16.11.2015

Идет подготовка к республиканскому конкурсу "Поздравление Деду Морозу" среди обучающихся Дома детского творчества. Воспитанники готовят свои творческие работы. Желаем всем успехов.











