• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26
Телефон: +7(843)-663-92-37
E-Mail: s8.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ
Руководитель: Ильясов Максим Зиннурович
Год основания учреждения: 2023
У нас учатся: 526
У нас учат: 42

Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

Без лицей күләмендә "Тукай- шигьри чишмәбез" дигән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырдык

Опубликовано: 26.04.2025

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнче кочаклашып күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Әйе, бүген лицеебызда зур бәйрәм - Габдулла Тукайның туган көне. Без лицей күләмендә "Тукай- шигьри чишмәбез" дигән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырдык. Укучыларыбыз бу көнне әзерләнеп көтеп алдылар: шигырьләр ятладылар, милли уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм бик милли рухта узды. Җиңүчеләргә урыннар билгеләнде, дипломнар бирелде.
Афәрин! Укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен яраталар, иҗатын беләләр. Тукай иҗаты ул буыннан - буынга тапшырыла торган тарихи ядкәр, зур мирас.



К списку новостей