Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26 |
Телефон: | +7(843)-663-92-37 |
E-Mail: | s8.ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ |
Руководитель: | Ильясов Максим Зиннурович |
Год основания учреждения: | 2023 |
У нас учатся: | 526 |
У нас учат: | 42 |
Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"
Бүген лицейда бик күркәм бәйрәм - якташ язучылар белән очрашу булып узды
Опубликовано: 26.02.2025Бүген лицейда бик күркәм бәйрәм - якташ язучылар белән очрашу булып узды. Арча Мәгариф идарәсенең милли эшләр методисты Энҗе Габдуллаҗановна Мостафина милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә уздырылучы төп чаралар турында сөйләп очрашуны башлап җибәрде. Арча үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Нуруллаевна - китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашуда танылган шагыйрь Рифат Җамал, "Казан Утлары" журналы редакторы Вакыйф Нуриев, балалар язучысы Гүзәл Әдхәм, юморист, матбугатыбызда озак еллар эшләүче тәҗрибәле журналист, туры сүзле публицист Риман Гыйлемханов, якташ язучыларыбыз Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев, Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, редактор,тәрҗемәче- Гәүһәр Хәсәнова, Гариф Ахунов кызы- язучы, журналист Наилә Ахунова катнашты. Кичәнең азагында Рифат Җамал үзенең шигырьләрен сөйләде. Ул :" Язучыларыбызның әдәби сүзләрен балалар ишетергә тиеш",-диде. Кичәне рәхмәт сүзләре белән Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәртович Нуриев тәмамлады. Язучылар белән очрашу бик кызыклы, эчтәлекле үтте.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#МногопрофильныйлицейимениКурсави
К списку новостей