• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26
Телефон: +7(843)-663-92-37
E-Mail: s8.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ
Руководитель: Ильясов Максим Зиннурович
Год основания учреждения: 2023
У нас учатся: 318
У нас учат: 29

Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

«Тукай- шигъри чишмәбез»

Опубликовано: 26.04.2024

Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә, 26 нчы апрель –бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан , “Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицее» базасында «Тукай- шигъри чишмәбез» шигырь укучылар бәйгесе уздырылды, Тукай шигырьләре яңгырады, җырлары башкарылды.
Габдулла Тукай – татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Тукай – рухи тормышыбыз, мәдәни дөньябызның әнә шундый биек тау башы.
Бәйгене мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Мостафина Энҗе Габдуллаҗан кызы сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Бәйгедә район мәктәбе укучылары, укытучылар катнашты.
Бәйгенең максаты: укучыларда Габдулла Тукай шигырьләренә тирән хөрмәт уяту; татар халкының мәдәнияте , шагыйрь иҗаты белән кызыксындыру; укучыларны иҗатка тарту .
Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары - Арча районы “Әлифба” музее хезмәткәре Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы , “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Адилә Әхмәтҗанова бәяләде . Бер укучының да чыгышы игътибарсыз калмады. Укучыларга район мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.



К списку новостей